Шельф

кыйтгаларның коры җир ярлары буенда яткан төрле киңлектәге тигезлек рәвешендәге су асты кырые

Шельф (ингл. Shelf[1] ― сайлык, чыгынты, риф) яки материк сайлыгыкыйтгаларның коры җир ярлары буенда яткан төрле киңлектәге (берничә км дан 1200-1500 км га кадәр), тигезлек рәвешендәге су асты кырые (материкның су асты кырые), геологик төзелеше коры җирнекенә охшаш. Яр кашагасы төрле тирәнлектә булырга мөмкин: 50-100 м дан алып 200 м га кадәр, аерым очракларда 1500-2000 м га җитә. Шельфта газ, нефть чыганаклары эшкәртелә, башка казылма байлыкларны табу һәм чыгару мөмкинлекләре тикшерелә. [2]

Шельф
Сурәт
Батиметрическая карта
 Шельф Викиҗыентыкта

Тасвирлама үзгәртү

 
     Утырма токым      Каты (тау) токым      Мантия

Геоморфологлар һәм геологлар күзлегеннән караганда, шельф чикләре булып диңгез яки океан ярлары һәм яр кашагасы (диңгез төбе өслегенең кискен бөгелеше – материк таулыгына күчүе) санала. Яр кашагасы өстендә тирәнлек гадәттә 100-200 метр (ләкин кайбер очракларда 500-1500 метрга җитә ала, мәсәлән, Охот диңгезенең көньяк өлешендә, Көньяк Курил казанлыгында яки Яңа Зеландия материк шельфының яр кашагасында). БМОның Диңгез хокукы буенча конвенциясе(рус.) 76нчы маддәдә[3] шельфның ераграк тышкы чиген билгели: «материкның су асты кырыеның тышкы чиге» (i) утырма токымнарының калынлыгы континенталь битләү итәгенә кадәр булган араның кимендә бер проценттан ким булмаган өлешен тәшкил иткән урынга кадәр яки (ii) континенталь битләү итәгеннән 60 миль ераклыкка кадәр сузыла.

Шельфларның гомуми мәйданы якынча 32 миллион кв.км. Иң киң шельфлар Ауразиянең төньяк читендә, анда аның киңлеге 1,5 мең километрга җитә, шулай ук Беринг диңгезендә, Гудзон култыгында, Көньяк Кытай диңгезендә, Австралиянең төньяк ярында урнашканнар.

Шельфка ия булу хокукы үзгәртү

 
     Хәзерге заман континенталь шельфлар

1982 елда кабул ителгән БМОның Диңгез хокукы буенча конвенциясе яр буендагы дәүләтләргә континенталь диңгез шельфларын контрольдә тоту хокукын бирә (дәүләтнең территориаль суларыннан читтәге диңгез төбе һәм су асты районының төптән өске өлеше). Бу хокукны тормышка ашыру өчен илгә махсус халыкара органга — Континенталь шельф чикләре буенча БМО комиссиясенә гариза бирергә кирәк. Хәзерге вакытта кайбер илләр Арктика шельфы өчен көрәш алып бара. Бу көрәшнең иң актив катнашучылары – бер яктан Канада һәм АКШ, икенче яктан — Россия Федерациясе.

Бу илләр, Арктика шельфының бүген эшли алганга караганда күбрәк өлешенә хокукларын исбатлау өчен, Арктика экспедицияләре оештыра. 2010 елның җәенә тагын бер шундый экспедиция планлаштырылган булган, моңа кадәр әлеге максат белән оештырылган ике Америка-Канада экспедициясе уңышлы төгәлләнгән. Үз чиратында, 2001 елда Россия үзенең континенталь шельфы чикләрен стандарт 322 километрдан арттыру турында гариза белән мөрәҗәгать иткән биш Арктика иленең беренчесе була. БМО бу гаризаны дәлилләр җитмәвен күрсәтеп кире кага. Россия 2010 елда Арктикадагы үзенең континенталь шельфының(рус.) озынлыгын билгеләү өчен якынча 1,5 миллиард сум акча сарыф итәргә ниятләвен белдергән. [4]

2015 елның августында Россия БМО комиссиясенә Төньяк Боз океанында континенталь шельф чикләрен 1,2 миллион квадрат километрга киңәйтү ― Ломоносов сыртын(рус.) һәм диңгез төбенең башка участокларын, шул исәптән Менделеев күтәрелешен, Подводниклар казанлыгын, Гаккель сыртының(рус.) көньяк очын һәм Төньяк котып зонасын кертү өчен кабат гариза җибәргән.

2019 елда БМО подкомиссиясе Арктика территорияләренең 1,2 миллион кв. км мәйданындагы өлешен Россиянең континенталь шельфының геологик дәвамы булуын таный. Сүз Россия Арктика диңгезләренең яр буе шельфы, Ауразия бассейнының бер өлеше (Нансен һәм Амундсен казанлыклары һәм Гаккель сырты) һәм Макаров казанлыгын һәм Үзәк-Арктика су асты күтәрелеше комплексын үз эченә алган Амеразия бассейнының үзәк өлеше турында бара.

Шельфта нефть чыгару үзгәртү

Хәзерге вакытта Печора диңгезе шельфында ― Приразломное ятмасында беренче арктика нефтен чыгару эшләре бара. [5] Ятма 1989 елда ачылган һәм 70 млн. тоннадан артык чыгарыла торган нефть запасларын үз эченә ала. Ятмаларны үзләштерү өчен махсус «Приразломная» диңгез бозга чыдам стационар платформаcы (МЛСП) булдырылган. ARCO (Arctic Oil) дип аталган яңа сортлы Арктика нефтенең беренче партиясе 2014 елның апрелендә төяп җибәрелгән. [6]

Балтыйк диңгезе шельфында, Калининград өлкәсе яры янында нефть чыгарыла, Каспий диңгезе шельфында — нефть, газ һәм башка файдалы казылмалар, Сахалин ярларында нефть һәм газ чыгарыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ШЕЛЬФ. Большая российская энциклопедия - электронная версия. әлеге чыганактан 2021-05-09 архивланды. 2021-01-03 тикшерелгән.
  2. Щукин И. С. Материковая отмель или шельф // Общая геоморфология. Т. 3. М.: МГУ, 1974. С. 299—300.
  3. Конвенция ООН по морскому праву. Статьи 46-84 2018 елның 5 февраль көнендә архивланган..
  4. США и Канада оспаривают границы российского континентального шельфа в Арктике. әлеге чыганактан 2011-07-24 архивланды. 2010-07-30 тикшерелгән.
  5. Пресс-релиз: На Приразломном месторождении добыт миллионный баррель нефти. әлеге чыганактан 2014-10-29 архивланды. 2022-11-28 тикшерелгән.
  6. Пресс-релиз: Отгружена первая нефть арктического шельфа России. әлеге чыганактан 2014-11-11 архивланды. 2022-11-28 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү