Тимеров Азамат Камил улы (14 февраль 1969 ел) — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы, Башкортстан Республикасының халык артисты (2006).

Азамат Тимеров
Туган 14 февраль 1969(1969-02-14) (55 яшь)
Баймак, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре музыкачы

Биографиясе үзгәртү

Азамат Камил улы Тимеров 1969 елның 14 февралендә Башкорт АССР-ының Баймак шәһәрендә туган.

1994 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган (укытучысы Д. М. Мусин).

1993 елдан Сибай филармониясендә, 2007 елдан — «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамблендә, 2008 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. 2009 елда «Ядкарь» фольклор ансамбле нәфис җитәкчесе була.

Азамат Камил улы татар һәм башкорт халык һәм эстрада җырларын башкаручы буларак билгеле.

Репертуары үзгәртү

Башкорт халык җырлары: «Абдрахман кантон», «Буранбай», «Камелик», «Кара юрга», «Сибай», «Җаек», «Хисам», «Эскадрон»; башкорт композиторлары Хөсәен Әхмәтов, Х. Ә. Дәүләтов, Рафик Сәлмәнов, Руза Сәхәветдинова, Юлай Үзәнбаев, шулай ук кайбер чит ил композиторлары җырларын уңышлы башкара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2006)
  • 1992 елда — «Язгы моңнар» Республика башкорт җырларын башкаручылар конкурсы (Уфа), 1995 елда — «Татар җыры» халыкара конкурсы (Казан), 1996 елда «Ирәндек моңнары» төбәк hawa башкорт халык җырларын башкаручылар конкурсы (Сибай), 2000 елда Кыргызстанның Кара-Күл шәһәрендә үтә торган халыкара фольклор көе конкурсы лауреаты.

Әдәбият үзгәртү

  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.
  • Тимеров Азамат Камил улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.