«Буранбай» (баш. «Буранбай» йыры) — башкорт халык җыры, озын көй. Буранбай чәчәнгә багышланган[1]. Билгеле тарихи җырларның берсе. Җыр (вариантлары белән) С. Г. Рыбаковның «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында басыла.

«Буранбай»
Җыр
Язылган XIX гасыр
Көй авторы халык көе
Сүзләр авторы Буранбай Котдүсов

Җырның һәм легенданың вариантларын төрле елларда М. Г. Бурангулов, С. Габәши, Ф. Х. Камаев, А. С. Ключарев, Л. Н. Лебединский, К. Й. Рәхимов, И. В. Салтыков, Г. С. Әлмөхәмәтов һ. б. язып ала.

Җыр моңлы эпик характерда. Көе виртуоз бизәкле, киң диапазоны (ике октава) белән аерылып тора. «Буранбай»ны башкара алу — югары вокаль осталык билгесе дип санала.

С. Г. Рыбаковның «Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта» китабы тышлыгы

Җырны башкаручылар үзгәртү

Башкаручылар арасында С. Ә. Абдуллин, М. Ә. Баемов, М. Г. Бурангулов, М. С. Гайнетдинов, Х. Л. Галимов, Ф. Ә. Килдиярова, И. Ә. Солтанбаев, Г. А. Солтанов, М. Х. Хисмәтуллин. «Буранбай»ны тавыш һәм фортепиано өчен М. М. Вәлиев, Р. Х. Газизов, Рәхимов, Х. Ф. Әхмәтов, хор һәм симфоник оркестр өчен Н.  Ә. Давытов эшкәртә.

Сүзләре үзгәртү

Башкортча Татарча Урысча
Табаҡ та ғына табаҡ, ай, аҡ ҡағыҙ
Буранбайҙың яҙған да хаттары.
Шул хаттарҙы алып уҡып ҡарап,
Зар илайҙар ауыл ҡарттары.
Буранбайҙың аты, ай, кирме ине,
Серге аҫҡайҙары ла тирме ине.
Буранбай ҙа менән, ай, Ибраһим
Себерҙәргә китер ҙә ирме ине.
Алыҫта ғына алыҫ, ай, күренгән
Юшатырҡай башы ла Аҡбейек.
Буранбай ҙа китте, иле ҡалды,
Илкәйенә булды ла ҙур көйөк.
Буранбайҙың ғына, ай, ҡылысын
Ҡомартҡыһы итеп тә ҙурлағыҙ.
Буранбайҙьң ғына, ай, йырҙарын
Иҫтәлеге итеп тә йырлағыҙ.
Буранбай ҙа Себер китеү менән,
Тыныр микән баярҙың ерҙәре?
Буранбай ҙа Себер китеү менән,
Баҫылыр микән илдең дә ирҙәре?
Табак та гына табак, ай, ак кәгазь
Буранбайның язган ла хатлары.
Шул хатларны алып укып карап,
Зар елыйлар авыл картлары.
Буранбайның аты, ай, җирән иде,
Япма аскайлары ла тир иде.
Буранбай да белән, ай, Ибраһим
Себерләргә китәр лә ирме иде.
Еракта гына ерак, ай, күренгән
Юшатыр башы ла Акбиек.
Буранбай да китте, иле калды,
Илкәенә булды да зур көек.
Буранбайның гына, ай, кылычын
Истәлеге итеп лә зурлагыз.
Буранбайның гына, ай, җырларын
Истәлеге итеп лә җырлагыз.
Буранбай да Себер китү белән,
Тынар микән баярның җирләре?
Буранбай да Себер китү белән,
Басылыр микән илнең лә ирләре?
Лист за листом, ай, белая бумага —
Буранбаем написанные письма.
Эти письма взяв и читая,
Горько плачут деревенские старики.
Буранбая конь, ай, мухортым был,
Под чепраком его пот был.
Буранбай и Ибрагим
Разве были мужами, которые должны были пойти в Сибирь?
Вдали, вдали, ай, виднеется
Исток Юшатыря — Акбейек.
Буранбай ушел, его страна осталась,
Для его страны это стало большим горем.
Буранбая, ай, саблю
В качестве наследия его чтите.
Буранбая, ай, песни
Как память о нем пойте.
После того, как Буранбай ушел в Сибирь,
Успокоятся ли боярские земли?
После того, как Буранбай ушел в Сибирь,
Утихомирятся ли мужи страны?

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БУРАНБАЙ СӘСӘН.(үле сылтама)(башк.) Башкорт энциклопедиясе