Габделкәри́м хан (? - 1520-еллар), Әстерхан ханы (1490-еллардан).

Габделкәрим
Әстерхан ханы
Вазыйфада
1495 ел – 1525 ел
Аңа кадәр Касыйм II
Дәвамчысы Габделрахман
Туган билгесез
Үлгән 1520
Әти Ästerxannıñ Mäxmüd

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әхмәд ханның оныгы. 1490-еллар башында Олы Урда гаскәре ярдәмендә Касыйм ханны тәхеттән төшерә, хакимиятне үз кулына ала. Олы Урда ханнары белән якын бәйләнештә тора, аларның Кырым ханлыгы һәм Мәскәү кенәзлегенә каршы оештырылган яуларында катнаша. 1491 елда Габделкәрим хан, Олы Урда ханы Мортазага (Әхмәд хан улы) ярдәмгә килеп, Кырымга һөҗүм итүдә катнаша, ләкин Кырым ханының союздашлары булган Казан һәм Мәскәү гаскәрләре тарафыннан җиңелүгә дучар ителә. Олы Урда ханлыгының көчсезләнә баруы Габделкәрим ханда мөстәкыйль идарә итү омтылышы тудыра, ул үз хакимиятен ныгыту сәясәтен үткәрүгә керешә. 1498 елда Олы Урда ханы Сәедмөхәммәд (Әхмәд хан улы) гаскәренең ханлыкка һөҗүмен кире кайтара. Миңлегәрәй хан тарафыннан Олы Урда тар-мар ителгәннән соң (1502), Габделкәрим хан тышкы сәясәттә Кырым ханлыгы белән Нугай Урдасына йөз тота башлый.

Әдәбият үзгәртү

  • Сафаргалиев М.Г. Заметки об Астраханском ханстве // Сборник статей преподавателей Мордовского государственного педагогического университета. Саранск, 1952;
  • Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV-XVI вв. М., 1984.

Чыганаклар үзгәртү