Рәшидә Туйсина
Рәшидә Туйсина (Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина, баш. Рәшиҙә Ғилметдин ҡыҙы Туйсина) – биюче артист. РСФСР атказанган артисты (1978). Г.Сәләм (1968), С.Юлаев (1974) премияләре лауреаты.
Рәшидә Туйсина Рәшиҙә Туйсина | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина |
Туган | 10 май 1942 (82 яшь) Баймак районы Чыңгыз авылы |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | биюче, мөгаллим |
Балалар | улы Хәлил Ишбердин, биюче, БР атказанган артисты |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (1974) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1942 елның 10 маенда БАССР Баймак районы Чыңгыз авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, пионер әйдаманы булып эшли. Уфага вожатыйлар укуына баргач, Фәйзи Гаскәров ансамбленә кастинг үтә.[1]
- 1960 елдан халык биюләре ансамбле солисты
- 1980-1987 елларда Уфа филармониясендә балет солисты
- Р. Гарипов исемендәге 1- санлы гимназия-интернатта (1991 елдан), Г. Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатта (1994 елдан), 144- санлы гимназиядә (1997-2002 елларда) бию төркеме җитәкчесе.
Иҗаты
үзгәртүМолдавиядә (1972), Эстониядә (1977) «РСФСР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә, Якутиядә (1978), Чуашиядә (1981) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә һәм 20 чит илдә (Мали, Сенегал, Гвинея, Һиндстан, Монголия, Франция, Италия, Швеция, Алмания, Польша, Финляндия, Испания, Дания һ.б.) гастрольдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (София, 1968) лауреат исеменә, җыр һәм бию ансамбльләренең бөтенрусия ярышында (Мәскәү, 1978) дипломга лаек була.[2]
Репертуар
үзгәртүР. Туйсина биюләре табигыйлеге, тирән эчтәлекле булуы белән җәлеп итә. Тумыштан килгән искиткеч грация һәм сокланырлык кул пластикасы белән биюләрендәге хатын-кыз образларын җепкыр эшкәртелү дәрәҗәсенә җиткерә.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- БАССР атказанган артисты (1972)
- БАССр халык артисты (1974)
- РСФСР атказанган артисты (1978)
- Г. Сәләм премиясе (1968)
- Салават Юлаев премиясе (1974)
- Салават Юлаев ордены (2012)
Сылтамалар
үзгәртү- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Рәшидә Туйсина юбилеен сәхнәдә билгеләде 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Республика Башкортостан, № 88, 15.05.2012, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-24
- ↑ Город-Уфа сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-24
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- ↑ Уфа-гид сайты