Илгиз Ирназаров (1963) — галим-генетик-иммунолог, Польша Фәннәр академиясенең Ихтиобиология һәм аквакультура институты җитәкчесе[1].

Илгиз Ирназаров
Туган 1963
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Польша
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре ихтиолог

Биографиясе үзгәртү

Илгиз Рәшит улы Ирназаров 1963 елда Башкорстанның башкаласы Уфа шәһәрендә туган.

Мостафина Фатима Хәмит кызы исемендәге 20-нче Уфа кала башкорт гимназиясендә укый, спорт белән шөгыльләнә.

1981-1986 елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында укый. Һөнәре — «биолог-ихтиолог, биология һәм химия укытучысы».

Университетның III курсында, җәйге экспедицияләргә йөрү максаты белән, ихтиология белгечлеген сайлый. Университетта факультетның «Биолог» гәзите мөхәррире була.

Алмания Демократик Республикасында, СССР һәм Варшава килешүе илләре студентларының җәйге лагерында катнаша, шунда Барбара дигән поляк кызы белән таныша.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 1 ел 20-нче Уфа кала башкорт гимназиясендә биология фәнен укыта.

Өйләнә, Польшага китә. Поляк телен тиз арада өйрәнә. Илгиз Рәшит улы гаиләсе белән Бельско-Бяла шәһәрендә яши.

Яшь белгечне ихтиобиология һәм аквакультура институтына эшкә алалар.

Варшавада М.Жуковский җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый. 1994 елда докторлык диссертациясен яклый.

Институтның тикшеренү объектлары ямьле урманнар арасында һәм буалар янында урнашкан. Илгиз Рәшит улының төп кызыксынуы — балыкларның аквакультурасы һәм иммуногенетикасы.

Ирназаров Илгиз Рәшит улы үзенең һөнәри юнәлеше буенча ике ел дәвамында Япониядә дә эшләп кайта. Анда сөләйман (лосось) гаиләсе балыкларының үзенчәлекләрен өйрәнә.

2011 елдан Ихтиобиология һәм аквакультура институтының җитәкчесе булып эшли.[2].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Илгиз Ирназаров җитәкләгән халыкара аурупа консорциумы составында ул хезмәт иткән институт төрле төр балыкларның ДНК һәм РНК эзмә-эзлеклелеген өйрәнү бурычы алган AquaFAANG проектында катнаша.

Польша фәннәр академиясе составындагы Ихтиология һәм аквакультура институты буаларда төче суда яшәүче балыкларны үрчетү һәм өйрәнү белән шөгыльләнә, балыкларның экотоксикология, иммунологиясе һәм генетикасы өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә[3].

Гаиләсе үзгәртү

Илгиз Рәшит улы БДУ профессоры, социология фәннәре докторы Ирназаров Рәшит Исмәгыйль улы гаиләсендә туган. Атасы башта Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта. Әнисе полиграфия техникумы укытучысы була.

Туганы Роза Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

Илгиз Рәшит улы хатыны Барбара белән өч бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Александра Шотландиядә Глазго университетын, аннары — Лондонда магистратураны тәмамлый. Информация, психология һәм экономика өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә, доктор дәрәҗәсенә ирешкән. Англиядәге Leeds University укый.

Уртанчы улы Камил Катовице университетында һәм Краков фәнни-техник университетында укый, һөнәре буенча геолог һәм инженер, шәхси фирмада эшли.

Төпчек улы Роберт, Англиядәге Leeds University укып, магистр дәрәҗәсенә ирешә. Уку барышында кытай теле белән мавыга һәм Пекинда кытай телен 1 ел өйрәнү өчен стипендиягә лаек була, ләкин коронавирус белән бәйле, әлегә онлайн шөгыльләнә[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Биология фәннәре докторы (1994)

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Ирназаров Рәшит Исмәгыйль улы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү