Рафаил Әбсәләмов

Рафаил Әбсәләмов (рус. Абсалямов Рафаил Ризович9 май 1950 ел — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, санитар-табиб. 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — башкорт[1].

Рафаил Әбсәләмов
Туган 9 май 1950(1950-05-09) (73 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Темәс, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 РСФСР
Башкортстан
Һөнәре табиб

Биографиясе үзгәртү

Рафаил Риза улы Әбсәләмов 1950 елның 9 маенда Башкорт АССРның Баймак районы Темәс авылында туган.

Югары белемле — 1978 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1968 елда һөнәри-техник училище тәмамлаганнан соң, Магнитогорск шәһәрендә «Уралдомнаремонт» төзелеш идарәсендә электрогазосварщик булып башлап җибәрә.

1969-1971 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, туган районындагы «Һәүәнәк» совхозында электрогазосварщик булып эшләвен дәвам итә.

1972-1978 елларда Уфада Башкорт дәүләт медицина институтында укый.

1978 елдан Стәрлетамак шәһәр санитария-эпидемия станциясендә коммуналь гигиена бүлеге мөдире булып эшли.

1990 елда Стәрлетамак шәһәре 127нче Красногвардейский сайлау округыннан Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.

БАССР Югары Советының экология һәм табигать ресурсларын рациональ файдалану буенча комиссия әгъзасы була[2][3]

Аннары Стәрлетамакның табигатьне саклау хезмәте җитәкчесе булып эшли[4]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104
  2. 12 созыв (БАССР)
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 30
  4. Стерлитамак — самый чистый город

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 16.

Сылтамалар үзгәртү