Казтуган (иске имлядә: قازتوغان سوُينچ اوغلي) — Нугай Урдасы һәм Хаҗитархан төбәге урта гасыр чоры татар шагыйре. Бүгенге көндә, Нугай Урдасы татарлары мирасы дип санала.

Казтуган
Туган телдә исем Казтуган Сөенеч углы, قازتوغان سوُينچ اوغلي
Туган 1440 фаразлана
Кызыл Яр
Үлгән 1505 фаразлана
Әстерхан
Милләт татар
Ватандашлыгы Нугай ордасы
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
  • Сөенеч углы (әти)
  • Бүзтуган (әни)

Биографиясе

үзгәртү

ХV гасырда Кызылъяр төбәгендә аксөяк гаиләсендә туа, биредә үсә. Чыгышы белән Әстерхан татары. Аның XV гасырда Идел тамагының Кызыл Яр төбәгендә аксөякләр гаиләсендә үсүе мәгълүм. Шагыйрьне 1440-1505 елларда яшәгән дип фаразлыйлар. Хаҗитархан шәһәрендә вафат була.

Казтуган Сөенеч улы мирасын беренче булып татар һәм казакъ галимнәре өйрәнә башлыйлар. Аның иҗаты туган җирне ярату, ата-анага хисләре белән сугарылган.

Алаң (борчу), алаң җорт,

Агала Урдам кунган җорт.

Ататамыз безнең Сөенеч,

Кийәү булып барган җорт,

Анамыз безнең Бүзтуган

Киленчәк булып төшкән төшкән җорт

Карагадай менә бу Казтуган

Батыр туган җорт,

Көндегемне кискән җорт,

Кер кунымны җуган җорт

Карагайдан садак булдырып,

Колчанымны сары, яхшы якка тутырып,

Җанга саклау булган җорт.

Казтуганның язган шигырьләре аз сакланган. Аларда туган җиргә, Идел-йортка дан җырлана. Үзенең туган җиренә сокланып «Хәйран минем Иделем!» — дип әйтә.

Ул батыр, чичән. Шуңа күрә аны еш кына «Казтуган батыр» дип йөртәләр. Шулай ук казтуганның байтак мәкаль-әйтемнәре сакланган.

Казтуганның шигырьләре 1910 елда Ырымбур (Актүбә) шәһәрендә басыла.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам. Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Казан.