М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары
М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары[1][2] — татар теленең кирилл графикасы нигезендә язу нигезен тәшкил иткән проект.[3]
Хәзерге кирилл графикасындагы татар теле язуы М. Х. Корбангалиев һәм Ш. А. Рамазанов тәртипкә салган орфоргафия кагыйдәләренә буйсынган.
Тарихы
үзгәртүИ. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела. 1938 елның августында беренче кирилл графикасында галим М. Фәйзулинның беренче орфография кагыйдәләре дөнья күрә.
Бу орфография проблемалары чишелеше 1943 елга кадәр дәвам итә. Әмма күбесе кире кагыла.[4]
Хәрефе | Ә | Ө | Ү | Җ | Ң | Һ |
---|---|---|---|---|---|---|
1941 елгы орфография буенча язылышы | Канәгать | Өстенә | Үрнәк | Җәмгыять | Юлчыларның | һәм |
Ш. Рамазанов һәм Корбангалиев [w] авазын киләсе юллар белән тәкъдим итте:
Хәзерге орфография | М. Корбангалиев | Ш. Рамазанов |
---|---|---|
Вакыт | Уакыт | Вакыт |
Тавы | Тауы | Тавы |
Тау | Тау | Тау |
Дәү, дәве | Дәү, Дәүе | Дәү, Дәве |
Мирасы
үзгәртү1943 сәнәдән соң Татарстан МССҖ хәкемәте тарафыннан чыгарылган китаплар вә мәтбугать чаралары М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасында вә имлясе кагыйдәләрендә чыга. 1943 елгы һәм андан да соң Совет чоры татар әдәбияты һәм хәзерге татар әдәбияты М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбаларына буйсынып нәшер ителә.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедиясе. Кириллица.
- ↑ Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
- ↑ Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
- ↑ М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.