Мөхетдин Корбангалиев

Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев (1873 елның 20 ноябре1941 елның 3 июне) — татар теле белгече, педагог, профессор (1930), Хезмәт Батыры (1928), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Мөхетдин Корбангалиев
Туган телдә исем Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев
Туган 20 ноябрь 1873(1873-11-20)
РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Биектау
Үлгән 3 июнь 1941(1941-06-03) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
ССРБ
Һөнәре галим, мөгаллим
Эш бирүче В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Балалар улы Салих (1901), кызы Хәлимә (1910)
Бүләк һәм премияләре   Хезмәт Батыры (1928), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1940)
Гыйльми исем: профессор[d]

 Мөхетдин Корбангалиев Викиҗыентыкта

Ул 1873 елның 20 нче ноябрендә РИ Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Биектау авылында туа. 1895 елда Казан шәһәрендәге Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә укыта.

1903 елда Казандагы балалар йортына мөдир итеп билгеләнә. Шушы елларда башлангыч һәм олылар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр чыгара. «Мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

1928 елда совет хокукы факультетына лектор итеп куела. 19281929 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда, студентларның кайсы милләттән булуына карамастан, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә.

Мөхетдин Корбангалиев мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыра. Халык өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуын һәм мәктәптә аның укыту теле булырга тиешлеген алга куя. Туган телдә укыту балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбияләүдә яхшы чыганак дип саный. Хезмәтләре: «Ана телен укыту методикасы» (1918), «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» (1940). Мөхетдин Корбангалиев татар теле орфографиясен камилләштерү буенча да күп хезмәт куя. 1939 елда Шиһаб Рамазанов белән бергә татар теле алфавитын рус графикасына күчерүне тәртипкә сала.

Галим 1941 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Казанның Татар зиратында җирләнә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Кулланылган чыганаклар үзгәртү

  • Рус Википедиясе (рус.)
  • Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — 3нче басма. — Казан: Мәгариф, 2008. — Б. 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0.