Мөселман балалар приюты

Мөселман балалар приюты, Бертуган Юнысовларның мөселман балалар ятимханәсе (рус. Мусульманский братьев Юнусовых детский приют) — Казанда 1844-1917 елларда эшләгән балалар приюты, шәһәрдә (Николай приютыннан соң) икенче булып ачылган ятимханә. Хәйрияче сәүдәгәрләр бертуган Юнысовлар акчасына тотылган. Баштагы чорда малайлар өчен дә, кызлар өчен дә сыйныфлар эшли, 1852 елдан соң приютта ир балалар гына тотыла. Приютны ачучы Ибраһим Юнысов 2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә.

Мөселман балалар приюты
Оешма төре:

приют

Рәсми теле:

татар, рус, гарәп, фарсы

Җитәкчеләр
гамәлгә куючылар

Ибраһим Юнысов
Исхак Юнысов

Нигезләү

1844 ел

Ликвидация
Октябрь инкыйлабы

1917 ел

Приютның хәзерге күренеше.
Фото: Иске шәһәр сайты

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Ибраһим Юнысовны Изге Станислав орденына тәкъдим итү кәгазе.

Приют 1844 елның 6 декабрендә ачыла. Приютның гамәлгә куючылары — коммерция киңәшчеләре бертуган Ибраһим Гобәйдулла улы (1806-1886) һәм Исхак Гобәйдулла улы (1810-1884) Юнысовлар, беренче гильдия Казан сәүдәгәре, сәнәгатькәр Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысовның (1776-1842) варислары. Юнысовлар күн фабрикалары, сабын кайнату заводлары хуҗасы булган. Эшләрен уртак алып барганнар, миллионнарча сум капиталлары булган. Шәһәрнең төрле урынында зур-зур җир кишәрлекләре, күчемсез милекләре булган. Мәсәлән, Печән базары янында Мәскәү урамының ике кварталы Юнысовлар йортларыннан гына торган. Бертуган Юнысовлар киң күңелле хәйрияче, иганәчеләр дә булганнар: мәчетләр, мәдрәсәләр төзеткәннәр.

Мөселман балалар приюты шәһәрдә иң яхшылардан саналган. Балалар саны буенча зур булмаса да (приютта даими рәвештә 30 малай яши), 1 балага тотылган чыгым күләме шәһәрдәге билгеле Николай (1844 елның 11 гыйнварында ачылган) яки Александра (1845 елның 6 февралендә ачылган) приютларыныкыннан ике тапкыр зуррак була (мәсәлән, 1904 елда һәр балага 120 сум 85 тиен тотыла)[1]. XIX гасыр азагына приютта 77 ятим тәрбияләнә (34е даими яши, 43е килеп йөрүче). Ятимнәрне приютта бушлай ашаталар, киендерәләр. Алар башлангыч белем ала, бушлай медицина күзәтүе үтә. Балаларның сәламәтлеге өчен медицина докторы Алексей Казем-Бек җавап бирә. 1861 елда приютта 10 урынлык хастаханә булдырыла. Ә приют мәктәбендә билгеле мөгаллимнәр Хәсәнгата Габәши һәм Мөхетдин Корбангалиев эшли. XIX гасырның 80нче еллары азагында, Г. Габәши приют мәктәбендә, башка Казан мәдрәсәләреннән күпкә алданрак, җәдитчә укыту кертә. Рус теленә, һөнәргә өйрәтү мәҗбүри куела. 1890 еллар башында рус теленнән Хәсән Мөхәммәтов, көнчыгыш телләреннән һәм матур язудан Мөхәммәтрәхим Хәнәфиев укыта. Балалар балигълык (16) яшенә җиткәч, приюттан китәләр. Аларны кибетләргә, кәсепханәләргә яки мәктәпләргә эшкә урнаштыралар, хәлләрен белеп торалар[2]. Приютның соңгы директоры — Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов. Приют 1917 елгы инкыйлабтан соң ябыла.

Бина үзгәртү

Приютның баштагы чорда үз бинасы булмый. Бина кору өчен соралган җирне Казан архиепискобы Владимир Юнысовларга бирми. Приютны сәүдәгәр Апанаевның балалары өчен салынган йортында тоталар. Әлеге йорт янәшәсендәге җир кишәрлеген Әхмәровтан сатып алып, ике катлы кирпеч бина төзелә (Екатерина (хәзерге Тукай) урамы, 89нчы йорт). 1872 елда, янгыннан соң, приют күршедәге бинага күчерелә. Бинаны бертуган Юнысовлар акчасына архитектор П.И. Романов үзгәртеп корган.

Химаячеләр шурасы үзгәртү

  • Ибраһим Юнысов, 1845-1885 елларда приют директоры
  • Исхак Юнысов
  • Шаһиәхмәт Алкин, приют директоры
  • Хәсән Апанаев
  • Мөхәммәт Апанаев, сабын кайнату заводы хуҗасы
  • Исхак Апаков, кытат фабрикасы хуҗасы
  • Габидә Ибраһимова (Шаһиәхмәт Алкинның хатыны)
  • Бибимаһруй Мөхәммәтҗанова (Ибраһим Юнысовның хатыны)
  • Бибиәсма Мусина (Исхак Юнысовның хатыны)

Җәдвәл (1875) үзгәртү

  • Шимбә: иртәнге якта русча матур язу, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча матур язу
  • Якшәмбе: иртәнге якта русча матур язу, төштән соң татарча матур язу
  • Дүшәмбе: иртәнге якта русча уку, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча уку
  • Сишәмбе: иртәнге якта русча уку, төштән соң татарча, гарәпчә, фарсыча уку
  • Чәршәмбе: иртән русча арифметика, төштән соң татарча арифметика
  • Пәнҗешәмбе: иртән дәресләр юк, төштән соң Коръән уку
  • Җомга: дәресләр юк

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү