Алексей Казем-Бек

Алексей Казем-Бек (русча Алексей Николаевич Казем-Бек, азерб. Мирзә Алексей Абдулсаттар оғлу Казымбәј) – Казан император университетының атказанган ординар профессоры, Казан губернасында туберкулёзга каршы көрәшне башлап җибәрүче.

Алексей Казем-Бек
Туган телдә исем Мирза Алексей Абдулл Саттар оглы Казем-Бек
Туган 3 март 1859(1859-03-03)
Казан, Россия империясе
Үлгән 26 июнь 1919(1919-06-26) (60 яшь)
Тум
Үлем сәбәбе үпкә яман шеше
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 40/60[1]
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Икенче Казан ирләр гимназиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, профессор
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Император университеты
Балалар Ольга, Мария, Алексей, Владимир, Николай
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм медицина докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Казан университетының көнчыгыш телләре укытучысы Николай Казем-Бекның улы, Россиядә көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салган Александр Казем-Бекның туганнан туган энесе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  • 1859 елның 3 мартында Казанда туган. 1919 елда вафат.
  • 1883 елда Казан император университетының медицина факультетын тәмамлый.
  • IV курста укыганда фәнни хезмәт өчен көмеш медаль белән бүләкләнә.
  • V курста тәхет варисы Николай Александр улының исемле стипендиясенә лаек була.
  • Профессор Н.А.Виноградов клиникасында ординатор итеп калдыралар.
  • 1887 елда, 28 яшендә «Йөрәк иннервациясенә кагылышлы материаллар» темасына докторлык диссертациясе яклый.
  • 1889 елда Аурупаның иң яхшы клиникаларына тәҗрибә өйрәнергә бара.
  • 1893 елдан, 34 яшендә табиб диагностикасы кафедрасы профессоры.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Беренчеләрдән булып, авыруның пульсына һәм йөрәк тибешенә карап, аневризмга диагноз куя башлый.

Саз бизгәген, дифтерияне метилен синькасы белән дәвалап, җиңә.

Йөрәк авыруының катлаулы төрләрен дәвалаганда Африка үсемлеге Комбе строфант орлыгыннан ясалган строфантинны куллануны гамәлгә кертә. Россия Һәм Алманиянең табиб журналларында бу хакта фәнни мәкаләләр урнаштыра.

Казанда беренчеләрдән булып, профессор А.Ф. Самойлов белән электр кардиограммасы алуны гамәлгә кертә.

«Казан медицина журналы»ның мөхәррире була.

Туберкулёзга каршы көрәш башында үзгәртү

1912 елның 30 гыйнварында Казанның туберкулёзга каршы көрәшү лигасының рәисе итеп сайлана.

Башкаладан үрнәк алып, авырулар файдасына дип ак кәгазь ромашкалар сату көнен үткәрүне кертә: мәсәлән, 1912 елны 250 мең чәчәк сатыла, 40 мең русча, 10 мең татарча аңлатма таратыла. Җыелган акчага Кулай вулысы Тугаш авылында авыру балаларны дәвалау өчен җәйге дача ачыла.

1913 елның 23 мартында Биектау тимер юл станциясеннән 3 км да, Сталбишчы урманчылыгының нарат урманында туберкулёз санаторие өчен 60 дисәтинә җир бүлеп бирүгә ирешә. Бинаны төзүгә мигъмарчы Ф.Р.Ампонг алына. Ләкин 1914 елгы сугыш эшне тоткарлый. 1920 елда төзелеп бетә.

Себердә үзгәртү

1918 елның августында гаиләсе белән Казаннан китә.

1918 елның октябрендә Тум университетына доцент булып урнаша.

1919 елның 26 июнендә вафат була.

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

1. М. Подольская. Профессор Казем-Бекның ак чәчәге 100 ел чәчәк ата.”Наш дом – Татарстан”, 2014, 2 сан, 49 бит.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

AZƏRBAYCAN гәҗите

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү