Казан университеты басмаханәсе

Казан университеты басмаханәсе — 1809 елда ачылган басмаханә. 1829 елда Казандагы Беренче ир-балалар гимназиясенең басмаханәсе белән берләштерелә. Университетның һәм башка наширләрнең заказларын үти. XIX гасыр ахырында Русиядәге иң зур басмаханәләрнең берсенә әверелә. Татар китапларын бастыруда Казанның башка басмаханәләре арасында алдынгы урында тора. 1831-1917 елларда 4 млн. данәгә якын татар китабы бастыра. Ташбасмаханәсе һәм хәреф кою бүлеге була. 1917 елда ябыла.