Бөтендөнья су ресурслары көне

(Бөтендөнья Су көне битеннән юнәлтелде)

Бөтендөнья су ресурслары көне, яки Бөтендөнья Су көне (ингл. World Day for Water, исп. Día Mundial del Agua, фр. Journée mondiale de l'eau, рус. Всемирный день водных ресурсов, гарәп. يوم الماء العالمي‎, кыт. 世界水日) ел саен 22 мартта билгеләнә. Планетадагы су проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын тарту максатында, БМО Генераль Ассамблеясе Бөтендөнья Су көнен 1993 елда игълан иткән (Бөтендөнья су ресурслары көнен үткәрү № A/RES/47/193 резолюциясе).

Җир өслегенең 71% - су
Бөтендөнья Су көне эмблемасы (рус.)

Тарих үзгәртү

БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясендә бу көнне дәүләтләргә су ресурсларын саклау һәм үзләштерү буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителә. Генераль Ассамблея БМО Генераль сәркатибенә БМО чараларын һәр елны бер конкрет темага багышларга тәкъдим итә.

Ел Тема
2018 «Суның табигый чыганаклары»[1]
2017 «Юынтык сулар»
2016 «Су ресурслары һәм эшкә урнашу»
2015 «Су һәм тотрыклы үсеш»
2014 «Су һәм энергия»
2013 «Су хезмәттәшлеге»
2012 «Су һәм азык-төлек хәвефсезлеге»
2011 «Шәһәрләр өчен су»
2010 «Чиста су дөнья сәламәтлеге өчен»
2009 «Уртак су ресурслары — уртак мөмкинлекләр»
2008 «Су ресурслары һәм санитария»
2007 «Су кытлыгы проблемасын чишү»
2006 «Су ресурслары һәм мәдәният»
2005 «Тормыш өчен су ресурслары»
2004 «Су ресурслары һәм табигать бәла-казалары»
2003 «Киләчәк өчен су ресурслары»
2002 «Үсеш өчен су ресурслары»
2001 «Сәламәтлек өчен су ресурслары»
2000 «XXI гасыр өчен су ресурслары»
1999 «Һәркем су агымының түбәнге өлешендә яши»
1998 «Җир асты сулары – күзгә күренмәүче ресурс»
1997 «Дөньяда су җитәрлекме?»
1996 «Суга сусаучы шәһәрләр өчен су»
1995 «Су һәм хатын-кызлар»
1994 «Безнең су ресурслары турында кайгырту һәркемнең бурычы»

2003 елда Генераль Ассамблея 2005-2015 елларны (2005 елның 22 мартында үткән Су ресурслары көненнән башлап) «Халыкара “Су — тормыш өчен” чаралары унъеллыгы» дип игълан итә (№ A/RES/58/217 резолюциясе). Һәр елны бу көн билгеле бер шигарь (тема) астында уза.

Саннар үзгәртү

  • 2006 елда 1,1 млрд кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә.
  • 2006 елда 2,6 млрд кеше, чиста су булмау сәбәпле, гади санитария хезмәтеннән файдаланудан мәхрүм була.
  • 2006 елда, башка табигать бәла-казаларына караганда, су басу һәм корылыктан кешеләр күбрәк вафат булган.
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, чиста су булмау аркасында килеп чыккан инфекцияләрдән дөньяда һәр минутта бер кешенең гомере өзелә.
  • Галимнәр фикеренчә, төп проблема су җитмәүдә түгел, ә суны рациональ итеп куллана белмәүдә (исраф итүдә). Хәзерге заманның иң авыр мәсьәләләренең берсе — азык-төлек әзерләгәндә чамадан тыш күп су тоту. Кеше бер көнгә 2-3 литр су эчсә, бер кешегә азык-төлек әзерләү өчен 2000-5000 литр су тотыла.
  • Планетада төче су ресурслары бертигез урнашмаган. Корылык була торган урыннар коры җир өслегенең 40 % ын алып тора, ә ул җирләрдә яшәүче халык дөнья су запасының 2 % ын гына куллана.
  • Төче суларның төп чыганагы — океаннар, алардан көн саен 500 мең кв. км су парга оча. Шуның 80 % ы янәдән океаннарга ява.
  • Иң зур төче су запасы поляр бозларда урнашкан. Дөньядагы төче су запасы Җирдәге барлык су күләменең 3 % ын гына тәшкил итә.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Water Day, archived from the original on 2017-04-01, retrieved 2017-03-28