Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе

(БМО Генераль сәркатибе битеннән юнәлтелде)

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе, кыскача БМО Генераль сәркатибе (БМО рәсми телләрендә: ингл. Secretary-General of the United Nations, фр. Secrétaire général des Nations unies, исп. Secretaría General de Naciones Unidas, рус. Генеральный секретарь ООН, гарәп. مين عام الأمم المتحدة‎, кыт. 联合国秘书长) — Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп идарә органнарының берсе булган Секретариатның баш вазифаи заты.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе
ингл. United Nations Secretary-General
Илтамга
Нигезләнү датасы 26 июнь 1945
Сурәт
Кыскача исем UNSG
Рәсми резиденция Берләшкән Милләтләр баш-фатиры[d]
Хезмәт хакы 227 253 $
Кем тарафыннан билгеләнгән Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse
Вазифа били Антониу Гутерреш[1]
Кем вазифага тәкъдим иткән БМО Иминлек Шурасы
Идарәче оешма Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр Секретариаты[d]
Урынбасар заместитель Генсекретаря ООН[d]
Вәкаләтләр мөддәте 5 ел
Рәсми веб-сайт un.org/sg(ингл.)(гар.)(кыт.)(рус.)(исп.)
 Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе Викиҗыентыкта
БМО эмблемасы
БМО штаб-фатиры бинасы.
Антониу Гутерреш, гамәлдәге БМО Генераль сәркатибе

БМО Генераль сәркатибен БМО Куркынычсызлык Шурасы тәкъдиме буенча БМО Генераль Ассамблеясе билгеләп куя. Кагыйдә буларак, БМО Куркынычсызлык Шурасының даими әгъзасы булган илләрнең вәкиле БМО Генераль сәркатибе итеп сайлана алмый.
БМО Генераль сәркатибе, гадәттә, 5 ел мөддәткә сайлана, шулай ук яңа 5 еллык мөддәткә сайлану хокукына ия. Мөддәтләр саны чикләнмәгән.

Вазифалары үзгәртү

БМО Генераль сәркатибе БМО Куркынычсызлык Шурасына дөньяда тынычлык һәм хәвефсезлекнең торышына, үзе уйлаганча, куркыныч яный торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирә. Аңа бер хөкүмәт яки хакимият тә күрсәтмә бирергә хаклы түгел. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы алдында гына җавап тота.
БМО Генераль сәркатибе, БМО Генераль Ассамблеясы кабул иткән кагыйдәләр буенча, БМО Сәркатиплеге персоналын билгели.

Сайлану үзенчәлеге үзгәртү

БМО Генераль сәркатибе 5 ел мөддәткә сайлана. БМО Куркынычсызлык Шурасы даими әгъзасы булган илләр вәкилләре кандидатурага вето сала ала. БМО Генераль сәркатибен сайлаганда, гадәттә, Регион принцибы искә алына. Сайлау гади аккламация юлы белән башкарыла.

Регион принцибы үзгәртү

БМО Генераль Ассамблеясенең 1997 елгы резолюциясе регион принцибын (кыйтгалар буенча ротация принцибы) куллануны күздә тота.
Әлеге резолюция буенча, БМО Генераль сәркатибе планетаның төрле регионнары вәкилләреннән сайланырга тиеш[2]

БМО регион төркеме Генераль сәркатипләр Вәкаләтләр мөддәте
Көнбатыш Европа һ.б. илләр 4 5
Көнчыгыш Европа төркеме 0 0
Латин Америкасы һәм Кариб утраулары төркеме 1 2
Азия төркеме 2 3
Африка төркеме 2 3

Генераль сәркатипләр үзгәртү

Фотосурәте Исем Ил БМО регион төркеме Вәкаләткә ия вакыты
  Глэдвин Джебб[3]
(ингл. Gladwyn Jebb)
  Бөекбритания Көнбатыш Европа 1945 елның 24 октябре
1946 елның 1 феврале
1   Трюгве Хальвдан Ли[4][5]
(норв. Trygve Halvdan Lie)
  Норвегия Көнбатыш Европа 1946 елның 1 феврале
1952 елның 10 ноябре
2   Даг Хаммаршёльд[5][6][7]
(швед. Dag Hammarskjöld)
  Швеция Көнбатыш Европа 1953 елның 10 апреле
1961 елның 18 сентябре
3   У Тан[5][8]
(бирм. ဦးသန့်)
  Бирма Азия 1961 елның 30 ноябре
1971 елның 31 декабре
4   Курт Вальдхайм[5][9]
(алман. Kurt Waldheim)
  Австрия Көнбатыш Европа 1972 елның 1 гыйнвары
1981 елның 31 декабре
5   Хавьер Перес де Куэльяр[5][10]
(исп. Javier Pérez de Cuéllar Guerra)
  Перу Көньяк Америка 1982 елның 1 гыйнвары
1991 елның 31 декабре
6   Бутрос Бутрос-Гали[5][11]
(гарәп. بطرس بطرس غالي‎)
  Мисыр Африка 1992 елның 1 гыйнвары
1996 елның 31 декабре
7   Кофи Аннан[5][12]
(ингл. Kofi Annan)
  Гана Африка 1997 елның 1 гыйнвары
2006 елның 31 декабре
8   Пан Ги Мун[13].
(кор. 반기문)
  Көньяк Корея Азия 2007 елның 1 гыйнвары
2016 елның 31 декабре
9   Антониу Гутерреш[14]
(порт. António Manuel de Oliveira Guterres)
  Португалия Көнбатыш Европа 2017 елның 1 гыйнвары
гамәлдә
 
БМО Генераль сәркатибе кайсы илләрдән сайланган булуны күрсәтүче харита

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. António Guterres appointed next UN Secretary-General by acclamationUN, 2016.
  2. Выборы генерального секретаря ООН. РИА Новости, 25.09.2006
  3. David Stout (1996-10-26). Lord Gladwyn Is Dead at 96; Briton Helped Found the U.N. («Лорд Глэдвин скончался в возрасте 96 лет; англичанин, который помог основать ООН»). The New York Times. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2014-03-18 тикшерелгән.
  4. ООН: Трюгве Хальвдан Ли (Норвегия)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Краткий исторический обзор о выборах Генеральных секретарей ООН. UNA-USA. әлеге чыганактан 2007-10-25 архивланды. 2017-03-30 тикшерелгән.
  6. ООН: Даг Хаммаршёльд (Швеция)
  7. Линнер С. (2007). Даг Хаммаршёльд и кризис в Конго, 1960-61 2012 елның 5 апрель көнендә архивланган.. Страница 28. Университет Уппсала. (2008-07-22).
  8. ООН: У Тан (Мьянма)
  9. ООН: Курт Вальдхайм (Австрия)
  10. ООН: Хавьер Перес де Куэльяр (Перу)
  11. ООН: Бутрос Бутрос-Гали (Египет)
  12. ООН: Биография Кофи А. Аннана
  13. Пан Ги Мун принял присягу, как следующий Генеральный секретарь ООН
  14. В ООН выбрали нового Генерального секретаря. РБК