Төп менюны ачу
Бероунка елгасында су ташу. Көнбатыш Чехия. 2002

Су басу (рус. наводнение, ингл. flood) — елгада, күлдә, диңгездә су күтәрелгән вакытта яр буйларын су баса. Су биеклеге күтәрелү нәтиҗәсендә, коры җирнең зур территориясе су астында калу — икътисадка, социаль өлкәгә, табигый мохиткә зыян китерә торган табигать бәла-казасы булып исәпләнә. Су басу сезонлы күренеш булырга, ел дәвамында берничә мәртәбә, шулай ук берничә елга бер тапкыр кабатланырга мөмкин.

Су басу сәбәпләреҮзгәртү

  • елгада кар эрү, шул исәптән, кинәт җылыту сәбәпле
  • елга бассейнында боз эрү
  • көчле явым-төшемнәр булу
  • боз киткәндә елга юлында боз тыгылу (тыгын барлыкка килү)
  • цунами — диңгез яры буйларында һәм утрауларда — океанда җир тетрәү вакытында яисә вулкан атылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән дулкын керү
  • буаның (сусаклагычның) ерылуы
  • шторм, давыл, җир ишелү, шәһәрләрдә яңгыр канализациясе тыгылу һ. б.

Су басу Көнбатыш Аурупа елгаларында (Дунай, Сена, Рона, По һ . б.), Кытайда (Янцзы, Хуанхэ), АКШта (Миссисипи, Огайо), РФның Себер һәм Ерак Көнчыгыш елгаларында даими күзәтелә.

ТөрләреҮзгәртү

Китергән зыяны күләме буенча су басуларны берничә төргә бүлеп карыйлар.

  • Аз зыянлы су басу — су үзәннәренә хас күренеш. Авыл хуҗалыгының 10 % җире зыян күрүе ихтимал. Мондый төр су басу 5—10 елга бер тапкыр очрый.
  • Зыянлы — бик зур территорияне биләп, матди зыян китерә. 10—20 % авыл хуҗалыгы җирләрен басып ала. Әлеге җирлектә хуҗалыҡ итү, көнкүреш тәртибе бераз бозыла. Күпмедер халыкны су баскан җирләрдән күчерү кирәк була. 20—25 ел саен кабатланырга мөмкин.
  • Нык зыянлы — 50—70 % авыл хуҗалыгы җирләрен, торак пунктларны су басып ала, зур матди зыян китерә. Әлеге җирлектә хуҗалыҡ итү, көнкүреш тәртибе бөтенләй бозыла (тоткарлана). Җирле халык тулаем эвакуацияләнә. 50—100 елга бер булырга мөмкин.
  • Афәт (табигать балә-казасы, һуманитар катастрофа) — күпләп кешеләр үлеменә сәбәп булучы, экологик һәм матди зыян китерүче су зур территорияне басып ала. 70 % авыл хуҗалыгы җирләре, торак пунктлар, сәнәгать оешмалары, коммуникация челтәре су астында кала. Йөзләрчә мең кешене эвакуацияләргә туры килә. Һуманитар проблеманы хәл итү өчен башка илләр ярдәме кирәк була. Бер илгә килгән афәт бөтен дөнья проблемасына әйләнә. Андый катастрофик хәл 200—300 елга бер килә.

Елганың агымы көйләнгән булу су басудан саклау чарасы булып тора.

Иң зур су басуларҮзгәртү

Дөньяда 100 меңнән артык кешегә афәт китергән иң зур су басулар исемлеге.

Корбаннар саны Вакыйга Урыны Елы
2,500,000–3,700,000[1] 1931 Кытайда су басу Кытай 1931
900,000–2,000,000 1887 Хуанхэ су басуы Кытай 1887
500,000–700,000 1938 Хуанхэ су басуы Кытай 1938
231,000 «Нина» тайфуны сәбәпле Баньцяо дамбасы җимерелү Кытай 1975
230,000 2004 Һинд океанында цунами Индонезия 2004
145,000 1935 Янцзы су басуы Кытай 1935
100,000+ «Изге Феликс де Валуа» су басуы Нидерландлар 1530
100,000 Ханой һәм Хонгха дельтасы су басуы Төньяк Вьетнам 1971
100,000 1911 Янцзы су басуы Кытай 1911

МанзараҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Worst Natural Disasters In History 2008 елның 21 апрель көнендә архивланган. (2012-06-07), Retrieved on 2012-06-12