Цунами — озынпериодлы (бер-берсеннән ерак бара торган) диңгез гравитацион сейсмик сәбәпләрдән барлыкка килә торган зуп-зур дулкыннар. Бу сәбәпләргә җир селкенүе, вулканлык һ.б. керә. «Цунами» япон теленнән «гаваньдәге зур дулкын» кебек тәрҗемә ителә. Әмма гади зур дулкыннарны «цунами» дип атап булмый, чөнки цунами гел геологик сәбәпләрдән тора.

Канагавада цунами

Җир тетрәү кебек үк, цунами дулкыннары учагынан бөтен якларга китә. Алар арасында зур интерваллар була (мәсәлән, гади дулкыннар арасында 100 метр, ә цунами арасында 180 километрдан башлап иркен җитеп була), әмма цунами бик биек тизлек белән тарала (гади җил дулкыны тизлеге 100 км/сәг җитә ала, цунами тизлеге реактив очкыч тизлеге белән тарала - 900-1500ләп км/сәг!) Цунами тигез ярда хәвефлерәк була. Селкенүләр күбесе Тын Океан ярлыгында була. Шуңа күрә Тын Океанда цунамиләр дә күберәк. Россиядә цунами Камчаткада, Командор утрауларында һәм Сахалинда була.

Күзәтү тарихы үзгәртү

Кеше бу күренеш белән электән таныш. Цунами турында борынгы тарихлар, авыздан-авызга күчеп, рәвешкә әверелгәннәр, ә 2000-2500ләп ел элек документаль күзәтешләр дә барлыкка килә. Хәзер Атлантиданың юкка чыгуы сәбәпләренең берсе цунами дә санлыйлар. Бу хәл 10 меңләп ел элек булган.

 
2004 ел

Цунами гыйльми күзәтүе Голицын электродинамик сейсмографны уйлап тапкач кына мөмкин була, чөнки бу хәлдән сейсмография барлыкка килә. Сейсмогрф белән селкенү эпицентры төгәл табыла.

Цунами сәбәпләре үзгәртү

Диңгездәге яки океандагы сейсмик активлык белән тудырыла. Дулкыннар көче учагы тирәнлегеннән тора. Тирәнрәк суда көчлерәк була. Диңгез буенча йөзгәндә, цунами биек түгел (1-2 метр), әмма озын (200-300 км) һәм тиз була. Яр зонасына кереп, биеклеккә берничә унлыкка җитә ала. Яңа биеклек алдагы рельефтан тора. Тигез ярда дулкын тизрәк, биегрәк һәм көчлерәк.

Әдәбият үзгәртү

  • Я познаю мир: ООО «Издательство АСТ»: ООО «Издательство Астрель», 2004. - 456, [8] с.: ил.