Галимҗан Камалиев
Галимҗан Камалиев, Галимҗан Камали улы Камалиев, рус. Камалеев (Камалиев) Галимзян Камалеевич (1919 елның 15 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе, Апакай — 1993 елның 13 июне, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (22.02.1944), миномет ротасының расчет командиры, өлкән сержант.
Галимҗан Камалиев | |
---|---|
Туу датасы | 15 июль 1919 |
Туу урыны | РСФСР Казан губернасы Лаеш өязе Апакай авылы |
Үлем датасы | 13 июнь 1993 (73 яшь) |
Үлем урыны | Казан |
Иялек | РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Гаскәр төре | артиллерия |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, өлкән сержант |
Җитәкчелек иткән | миномет ротасы расчет командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1946 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1919 елның 15 июлендә РСФСР Казан губернасы Лаеш өязе Апакай авылында (хәзерге Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы) крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч мәктәп тәмамлаган. Питрәч районы «1нче Май» күмәк хуҗалыгында эшләгән. 1939 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә чакырылган. Әстерхан, Сталинград, Каспий, Ереванда хезмәт иткән[1]. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көньяк, Кавказ арты, Төньяк Кавказ, Дала (1943 елның 20 октябреннән 2нче Украина фронты), 1нче һәм 2нче Украина фронтлары составында Кавказ өчен, Днепр өчен сугышларда, Украина, Болгария, Румынияне азат итү сугышларында, Будапешт, Вена, Праһа юнәлешендәге һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дала фронты 46нчы армия 31нче укчы дивизия 248нче укчы полкның 1нче миномет ротасының расчет командиры булып хезмәт итә. 1941 елда ук «Алдынгы минометчы» исеменә лаек була. 1943 елның гыйнварында, Краснодарны азат иткәч, миномет ротасының расчет командиры итеп билгеләнә. Харковь өчен сугышта күрсәткән батырлыгы өчен иң шөһрәтле солдат медале — «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Днепрны кичкәндә каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 27 сентябренә каршы төндә Украина ССР Днепропетровск өлкәсе Верхнеднепровск районы Сошиновка авылы янында Днепрны беренчеләрдән булып кичә. Каршы ярдагы плацдарм өчен сугышта миномет уты белән дошманның станоклы пулеметын юк итә. Укчы подразделение белән бергә стратегик әһәмиятле биеклекне яулауда, аннары дошманның 6 контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша.
1944 елның 22 февралендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.
Сугыштан соң
үзгәртү- 1946 елда «өлкән сержант» дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителә.
- 1946-1971 елларда Питрәч районы Ленино-Кокушкинода авыл шурасы рәисе булып эшли.
- 1971-1980 елларда Питрәч районы Черемыш картлар һәм инвалидлар йорты директоры.
- 1959-1963 елларда V чакырылыш РСФСР югары шурасы депутаты.
- Пенсиягә чыккач, Казанга күчә.
1993 елның 13 июнендә Казанда вафат. Ленино-Кокушкинода җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Советлар Берлеге каһарманы (22.02.1944)
- Ленин ордены (22.02.1944)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)
- Медальләр
Хәтер
үзгәртү- 2004 елда Ленино-Кокушкино авылында урамга исеме бирелгән.
- Питрәч район паркында бюсты урнаштырылган[2].
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.3 (К-Л). Казань, 2006.
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы. Т.1. Казан, 1947.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1984.
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Питрәч үзәкләштерелгән китапханәсе сайтынд а
- ↑ Мәдәни тормыш көндәлеге, archived from the original on 2018-09-23, retrieved 2016-09-25