Азат Абитов
Азат Абитов, Азат Фәрит улы Абитов (1993 елның 14 гыйнвары, РФ, Чуашстан, Батыр районы, Шыгырдан) — җырчы, халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» җыр конкурсы (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале (2015) лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2024).
Азат Абитов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Азат Фәрит улы Абитов |
Туу көне |
14 гыйнвар 1993 (31 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2008—х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
Рәшит Ваһапов фестивале |
Бүләкләр | |
azatabitov |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Гаиләсе белән төшкән фото. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1993 елның 14 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында өч балалы, җыр-моңга һәвәс гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Фәрит Шәфигулла улы (1967), әнисе Альбина Алексей кызы (1969), икесе дә «халык уен кораллары оркестры җитәкчесе» белгечлеге буенча Чуел мәдәният укуханәсен тәмамлаган, әтисе Батыр районы үзәге мәдәният үзәгендә аккомпаниатор, тавыш режиссеры булып, әнисе Батыр районы үзәге балалар сәнгать мәктәбендә баян буенча педагог булып эшли. Абыйсы Раил, сеңлесе Эльвина[1].
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган (2010). Чит төбәкләрдән килгән татар балаларына бирелә торган ташлама буенча, КХТИның социаль хезмәткәрләр факультетына укырга керә. Читтән торып укып, Казан икътисад институтында икенче югары белем — «икътисадчы» белгечлеге ала. Казан дәүләт мәдәният институтында (Венера Ганиева классы) укый[2].
Иҗаты
үзгәртүМәктәптә укыган елларында ук әти-әнисе белән гастрольләргә йөри башлый. 9 сыйныфта укыганда «Дебют» фестивале (Чабаксар) дипломанты була. 2008 елда әтисе оештырган «Рамазан» фестивалендә 1нче урын, 2009 елда әлеге фестивальнең «Гран При»ен ала. 2010 елда «Урмай моңы» фестивалендә 2нче дәрәҗә лауреат була. 2012 елда автор, композитор Ринат Гайнетдиновка багышланган фестивальдә Гран прига лаек була. 2012 елда «Татар моңы» конкурсында (Казан) 3нче урынны ала. Студентлар арасында узучы «Ягымлы яз» фестивалендә 2нче урынны ала.
Ваһапов фестивале
үзгәртүФестивальдә урын алуга ирешкәнче, өч ел рәттән фестивальнең сайлап алу турына гариза тапшырган. 2015 елда Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивалендә катнашып, лауреат исемен ала. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов килешү нигезендә бергә эшләргә тәкъдим итә.
Альбом
үзгәртү- 2013 — «Күңелем яз көтә»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Концерт талантливого молодого певца Азата Абитова. Батыр районы Шыгырдан авыл җирлеге рәсми сайты, 08.03.2014(рус.)
- ↑ Илгиз Шәкүров. «Йолдыз» һөнәр түгел: артистлар кем булырга укыган? 2018 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. «Ялкын» сайты
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Гөлсирин, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазовка атказанган җырчы исеме бирелде. Татар-информ, 16.09.2024
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Румия Сәйфуллина. Азат Абитов: «Сәхнәдә елавым уйланылган күренеш түгел иде». «Акчарлак», 16.10.2017
- Гөлнара Җәлилова. Азат Абитов: «Йөрәгем күптән бикле». «Акчарлак», 22.11.2018
Сылтамалар
үзгәртү- Азат Абитов. Вконтактеда рәсми сәхифәсе