Н.А. Дурованың музей-утары

Н.А. Дурованың музей-утары, Надежда Дурованың музей-утары, рус. Музей-усадьба Н.А. ДуровойАлабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт музее. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (җитәкчесе Гөлзада Руденко) составында.
Н.А. Дурова 1831-1866 елларда яшәгән йортта (Алабуга, Мәскәү урамы, 123) ачылган.

Н.А. Дурованың музей-утары
Сурәт
Җитәкче Гөлзада Руденко
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Алабуга
Рәсми ачылу датасы 27 август 1993
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт elabuga.com/durova/aboutDurovaMuseum.html
Карта
 Н.А. Дурованың музей-утары Викиҗыентыкта

Н.А. Дурованың музей-утары
Нигезләү датасы 1993
Урын Алабуга
Директор Гөлзада Руденко
  Н.А. Дурованың музей-утары Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Надежда Дурова

Надежда Андреевна Дурова , 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы, Смоленск һәм Бородино сугышларында катнашучы, фельдмаршал М.И. Кутузовның ординарецы, соңыннан – рус әдәбиятының Алтын чоры талантлы вәкиле, А.С. Пушкинны һәм В.Г. Белинскийны үзенең «Кавалерист-кыз язмалары» белән сокландырган язучы, 82 еллык озын гомеренең 30 елын Алабуга шәһәрендә үткәргән. 1812 елгы Ватан сугышы чорының һәм, гомумән, XIX гасыр Россия тарихының күпләр өчен табышмак булып калган хатын-кызы Алабугада 1831-1866 елларда яши һәм мәңгелеккә шунда кала. XIX гасырның I яртысында төзелгән, язучы соңгы елларын уздырган йорты да, ниндидер могҗиза белән җимерелмичә, исән калган.

Музей ачылу үзгәртү

  • Алабугада Н. Дурованың 200 еллыгы билгеләп үтелгән 1983 елда, ул яшәгән йорт диварына истәлек тактаташы урнаштырыла, фәнни-гамәли конференция үткәрелә, шәһәр җәмәгатьчелеге, әдәбиятчылар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашында митинг уздырыла. Юбилейга Татарстан АССР хөкүмәтеннән һәм ТАССР мәдәният министрлыгыннан вәкилләр килә. Бәйрәм чараларының нәтиҗәсе буларак, язучының сакланып калган йортында музей оештыру карары кабул ителә.
  • 1987 елның 10 августында ТАССР мәдәният министрлыгының «Алабугада, ТАССР берләштерелгән дәүләт музее филиаллары сыйфатында, Алабуга шәһәре тарихы музеен һәм Н.А. Дурованың музей-утарын төзү турында» 192нче санлы боерыгы чыга. Әлеге көннән башлап, мемориаль йортны торгызу буенча реставрация эшләре җәелеп китә. Реставрацияне ТАССР мәдәният министрлыгы күзәтүе астында «Росрестраврация» берләшмәсенең «Татарстан СНРПМ» оешмасы ясый. Проект документларының авторлары — фәнни бүлек башлыгы И.С. Бикбулатов, әйдәүче архитектор В.В. Лунчев. Беренче экспозицияне булдыруның фәнни концепциясен, комплектлау планын ТАССР дәүләт берләшкән музееның фәнни хезмәткәре Л.П. Дмитриева тәкъдим итә.
  • 1989 елның гыйнварында, булачак музейның экспозиция фондына куярга яраклы предметлар һәм архив материалларын туплау, реставрация эшләренә күзәтчелек итү максатында 2 штат берәмлеге булдырыла: мөдир вазыйфаларын башкаручы өлкән фәнни хезмәткәр Ф.Х. Вәлитова, кече фәнни хезмәткәр Н.Ю. Корнилова. Музей буласы йорт, кеше яшәмәгәч, ташландык хәлгә килгән, хуҗалык тораклары җимерелеп беткән була.
  • Ленинград шәһәре КЖОИ оешмасыннан рәссамнар төркеме (җитәкче Л. Журавлев) күргәзмәләрнең сәнгати эшләнеше проектын тәкъдим итә. Ярдәмче сызымнарны һәм кайбер җиһазларны Ленинградтагы «Кронис» кече предприятиесе эшләп бирә. Ленинград шәһәре тарихы музее күргәзмәгә (вакытлыча) куяр өчен 12 әсбап биреп тора.
  • 1990 елда Алабуга дәүләт тарихи-архитектори һәм сәнгати музей-тыюлыгы оештырыла. Н.А. Дурованың булачак музей-утары да тыюлык составына кертелә. Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә, йортны реставрацияләүне һәм музей күргәзмәләрен туплауны тәмамлау тизләтелә.
  • Петербургта Пушкин Йорты музеенда, Дәүләт әдәбият музеенда, А.С. Пушкинның Мәскәүдәге музее фондларында эзләнү нәтиҗәсендә, копияләр, муляжлар алына, кайбер экспонаталар һәм китаплар сатып алына. Алабуганың үзендә һәм авылларда өй саен кереп, сорашу үткәрүләр нәтиҗәсендә, музейга җитәрлек материал тупланып бетә.
  • Беренче экспозицияне ясауны ТР сәнгать фондының Яр Чаллы бүлеге иҗади төркеме (җитәкчесе Р.М. Сәлахов) башкара.
  • 1993 елның 27 августында, Н.А. Дурованың тууына 210 ел тулуга әзерлек көннәрендә, «Алабуга — музейлар шәһәре» дигән шәһәркүләм бәйрәм кысаларында, музей-утарны тантаналы ачу үтә. Генерал П.Ф. Космолинский җитәкчелегендә уланнар килә. Кавалерист-кызның атка атланган статуясын (архитектор Ф.Ф. Лях (Мәскәү) эше), Алабуганың Троицк зиратында һәйкәлне (кабер ташын) ачу да булып уза.
  • 1994 елда яңадан торгызылган хуҗалык торакларында (амбар, сарай, келәт, мунча) күргәзмәләр эшли башлый.
  • Шул ук елны музейны ТР президенты Минтимер Шәймиев килеп күрә.

Музей эшчәнлеге үзгәртү

Н.А. Дурованың музей-утары ачылган көннән башлап, аның хезмәткәрләре музей бүлмәләрендә фәнни, агарту һәм тәрбия эше алып бара.

  • 1996 елда, «Кавалерист-кыз язмалары» басылып чыгуның 160 еллыгына багышлап, «Н.А. Дурова (1783-1866) — әхлакый дөнья феномены» исемле фәнни-гамәли конференция уздырыла.
  • 1997 елда туристларны җәлеп итүче Троицк мәйданы тәртипкә китерелә. Бородино сугышының 185 еллыгын билгеләп үтү әлеге мәйданда уздырыла.
  • 2001 елда, язучының вафатына 135 ел тулуга карата, «Н.А. Дурованың әдәби мирасы» дигән регионара семинар үтә.
  • 2003 елда, тууына 220 ел тулуга карата, зур хәрби-тарихи бәйрәм уза: фәнни-гамәли конференция, Александр I заманындагыча яңартылган бал, Н. Дурова һәйкәле янында митинг, Мәскәү, Электросталь, Екатеринбург һәм Казан шәһәрләреннән килгән хәрби-патриотик клублар катнашында 1812 елгы Ватан сугышындагыча сугыш күренешләрен күрсәтү оештырыла.
  • 2005 елда музейга һәм хуҗалык торакларына капиталь ремонт үткәрелә, утар бизәлә. Залларда экспозицияләр яңартыла: музей XIX гасыр җиһазлары, шул чордагыга охшатып тегелгән хәрби костюмнар, охшатып ясалган сугыш кораллары, яңа табылган архив материалары белән баетыла. Литва улан полкы поручигы Александровның балавыздан ясалган фигурасы куела.
  • 2007 елда Алабуганың 1000 еллыгына һәм Н. Дурованың тууына 225 ел тулуга багышлап, күчмә «Гусар балладасы» күргәзмәсе оештырыла. Әлеге күргәзмә Калининградта Дөнья океаны музеенда (2007), Ростов өлкәсе Вешенская станицасында М. Шолоховның дәүләт музей-тыюлыгында (2008) күрсәтелә.
  • Н. Дурованың тууына 225 ел тулуга багышланган юбилей чараларына Франциядән Дуровлар нәселе вәкилләре Елизавета Мужо, Анна Кребс һәм аның кызлары — Эмили Кребс белән Дельфин Дюран килә. Алар катнашында музейда «Дуровлар шәҗәрәсе. Н.А. Дурова варислары язмышы» исемле түгәрәк өстәл, «Гусарская баллада» фильмында төп каһарманны уйнаган Лариса Голубкинаның иҗат кичәсе, Сарапул драма театрының «Сүзенә тугърылыклы» спектакле, «Кавалерист-кыз Н. Дурова» призына ат чабышлары була.
  • Музейда Май чабу бәйрәме үткәрелә. «Офицер намусы» клубы, «Литва уланнары» хәрби-тарихи клубы эшли.

Соңгы елларда җәй айларында Алабугада экскурсион теплоходлар тукталу сәбәпле, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар саны күбәйгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Н.А. Дурованың музей-утары. Юл күрсәткеч (төзүчеләре Ф.Х. Вәлитова, О.Е. Богунова). Алабуга, 2015.(рус.)
  2. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү