Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, рус. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедникАлабуга шәһәрендә 1989 елдан эшләп килүче музей-тыюлык, ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы бюджеттагы мәдәният оешмасы.
1970 елдан «Русиянең тарихи урыны», 1995 елдан «РФ дәрәҗәсендә тарихи һәм мәдәни мирас ядкәре» исемен йөртә.
Генераль директоры (2002 елдан) — Гөлзада Руденко, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы
Музей-тыюлык дирекциясе бинасы
Музей-тыюлык дирекциясе бинасы
Нигезләү датасы 1989
Урын 423600 Алабуга, Гассар урамы, 9
Директор Гөлзада Руденко
Логотип Викисклада [[:commons:Category:Commons-logo.svg Museum-Reserve Elabuga Викиҗыентыкта|Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы]] Викиҗыентыкта

ТарихҮзгәртү

РСФСР министрлар кабинетының 1989 елның 30 августы № 269 карары белән ачылган.
Музей-тыюлыкның саклау зонасы 491,5 га тәшкил итә. Анда 184 мәдәни һәм тарихи ядкәр саклана.
14 музей һәм күргәзмә залларын берләштерә.

МаксатыҮзгәртү

Алабуганың борынгы һәм тарихи үз йөзен саклап калу, гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм халыкка күрсәтү.
Музей-тыюлык 25 тармак буенча хезмәт куя.

Ирешкән уңышларыҮзгәртү

  • 2010 Аурупа күләмендәге иң яхшы 25 музей исемлегенә кертелгән[1].
  • 2010 РФ Ю. Сенкевич исемендәге «Регионнардагы иң яхшы музей» исеменә лаек булган.
  • 2012 «Интермузей» фестивале, Гран-при.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков. Составитель: М.Д. Абзянов. Казань: ТКН, 1980.
  2. Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков. Составители: Михаил Абзянов, Мәрьям Ларина, Николай Сорокин. Казань: ТКН, 1989.
  3. Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе. «Казан утлары», 1988, № 5.
  4. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7
  5. В. Имамов. Гөлзада һәйкәлләре. «Мәйдан», 2011, № 3.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү