М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы

М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы , Марина Цветаеваның мемориаль комплексы, рус. Мемориальный комплекс М.И. ЦветаевойАлабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы музейлар комплексы. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (җитәкчесе Гөлзада Руденко) составында.

М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Алабуга
Карта
 М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы Викиҗыентыкта

М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы
М.И. Цветаеваның әдәби музее
М.И. Цветаеваның әдәби музее
Нигезләү датасы 2002
Урын Алабуга
Директор Е.А. Кашапова
 М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Марина Цветаева
 
М.И. Цветаева (1892-1941)
 
Алабугада куелган бюсты
 
Алабугада Цветаева мәйданындагы һәйкәле

2002 елда Алабугада, Марина Цветаеваның тууына 110 ел тулу хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылган.
Мемориаль комплекс составына М.И. Цветаеваның Хәтер йорты, М.И. Цветаеваның әдәби музее, кафе, Көмеш гасыр китапханәсе, Кер юу йорты (Портомойня) музее, М.И. Цветаева мәйданы һәм М.И. Цветаеваның һәйкәл-бюсты, Покрау чиркәве, М.И. Цветаева 1941 елның 2 сентябрендә җирләнгән Петропавел зиратындагы (шартлы[1]) кабере урыны керә.

М.И. Цветаеваның әдәби музее үзгәртү

Алабуга, Казан урамы (рус. улица Казанская), 61
М.И. Цветаеваның әдәби музее (рус. Литературный музей М.И. Цветаевой) Алабуганың Казан урамында (элекке Карл Маркс урамы) тарихи бинада ачылган.
ХХ гасырның күренекле рус шагыйре, тәрҗемәче М.И. Цветаеваның (1892-1941) тормышы һәм иҗатына багышланган. Әдәби музей күргәзмәләре шагыйрь иҗатын беренче адымнарыннан башлап күз алдына бастыра. Музейга килүчеләр М. Цветаеваның Мәскәүдә Зур Покрау урамындагы йортларында, Чехиядә һәм Франциядә мөһаҗирлектә яшәгән елларындагы тормышы һәм иҗаты белән, шулай ук фаҗига белән тәмамланган ССРБга кайту (1941) тарихы белән дә таныша ала.
Күргәзмәләргә шагыйрәнең исән вакытта нәшер ителгән китаплары һәм шәхси әйберләре урнаштырылган.
Муниципаль дәрәҗәдәге мәдәният мирасы объекты санала.
Ел саен музейны 40 мең турист килеп карый.

Марина Цветаеваның Хәтер Йорты үзгәртү

 
Алабугада М. Цветаева тукталган фатир

Алабуга, Кече Покрау урамы (рус. Малая Покровская улица), 20
М.И. Цветаеваның Хәтер Йорты (рус. Дом Памяти М.И. Цветаевой) 2005 елда Бродельщиковлар йортында — М.И. Цветаева 1941 елда яшәгән йортта (Алабуга, Ворошилов урамы, 10 (1939-1948), хәзерге Кече Покрау урамы, 20) ачылган.
1941 елның 17 августында шәһәр хакимияте Мәскәүдән су юлы белән килгән М. Цветаеваны улы Георгий (Мур) белән әлеге йортка фатирга урнаштыра, НКВД хәрби әсирләр белән эшләүче тәрҗемәче урыны тәкъдим итә[2]. Казан һәм Чистай шәһәрләрендә ССРБ язучылар берлеге әгъзалары кирәгеннән артык күп тупланган булу сәбәпле, М. Цветаевага (су юлы белән) Алабугага китәргә туры килә. Беренче өч көнне алар Алабуга китапханә техникумы бинасында (Спас урамы, 11) үткәрәләр. Соңрак Кече Покрау урамына күченәләр.
М. Цветаева әлеге йортка килеп кергәч тә: «Мин монда калам, башка бер җиргә дә бармыйм»,- дип әйтә.
Соңгы ике атнаны шушы йортта үткәрә, шул йортта 31 августта дөнья белән хушлаша.
2005 елда гына, хуҗалары алмашынып торган әлеге йортны сатып алып, Хәтер Йорты урнаштырырга мөмкинлек ачыла.
Музейда шагыйрә соңгы көннәрен үткәргән бүлмәләрнең 1940 еллар мохите яңадан торгызылган. Бродельщиковлар гаиләсенең җиһазлары (сандык, көзге һ.б.) сакланган. Шагыйрә яшәгән бүлмәдә иске комодта пыяла калфак астында иң кыйммәтле экспонат — сафьян тышлыклы француз кесә блокноты (ул М. Цветаеваның алъяпкычы кесәсеннән үлеменнән соң табып алынган). Шулай ук үләр алдыннан язып калдырган 3 запискасы саклана.
Республика күләмендәге мәдәният мирасы объекты исәпләнә.
Ел саен әлеге музейны 45 мең турист килеп карый.

Көмеш гасыр китапханәсе үзгәртү

Алабуга, Казан урамы, 59
Директор — Венера Сергей кызы Насыйрова
2005 елда тарихи бинада ачылган. 6 мең томнан торган китап фондында — Марина Цветаеваның замандашлары булган шагыйрь һәм язучыларның (Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Николай Гумилев, Анна Ахматова һ.б.) әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, әдәби эзләнүләр.
«А.И. Солженицынның рус иҗтимагый фонды» белән хезмәттәшлек итүче китапханә фонды яңа эксклюзив басмалар белән тулыланып тора. Китапханә — Алабуганың мәдәни үзәге булып исәпләнә, иҗат әһелләре анда еш кунак була. «Әдәби кунакханә»дә язучылар белән очрашулар уздырыла. Китапханәнең заманча техник җиһазлар белән баетылган уку залы, конференц-залы, видеозалы бар.
Муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты санала.
Ел саен 5 мең кеше кабул итә.

Кер юу йорты музее үзгәртү

Алабуга, Кече Покрау рамы, 9
2009 елның 29 октябренда ачыла. Татарстанда әлегә бердәнбер шундый төрдәге музей.
Алабуга Россия империясендә шәһәр суүткәргече (рус. водопровод) уздырылган (1833) дүртенче шәһәр була. Аны проектлау һәм уздыруда рәссам И.И. Шишкинның әтисе, шәһәр башлыгы (городской голова) Иван Василий улы Шишкинның өлеше зур. Алабугада ХХ гасыр урталарына кадәр иҗтимагый кер юу йортлары (прачечная) берничә урында булган, 1941 елга икесе генә исән кала. Август аенда әлеге кер юу йортынннан Марина Цветаеваның файдаланганы мәгълүм (фатиры кер юу йорты каршында гына була).
Бина бутовый таштан төзелгән. Агач ишек артында XIX гасырның I яртысындагы кер юу йорты мохите торгызылган: чан өстенә иелеп кер чайкаучы хатын-кыз фигуралары, кер юу өчен кирәкле җиһазлар (көянтә, кәрҗин, чиләкләр һ.б.). Планшетлардагы язулар сабын кайнату ысулы турында мәгълүмат бирә.
Муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.

Әдәбият үзгәртү

  1. А. И. Цветаева. Воспоминания. М.: Советский писатель, 1974.
  2. Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков. Составитель: М.Д. Абзянов. Казань: ТКН, 1980.
  3. Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков. Составители: Михаил Абзянов, Мәрьям Ларина, Николай Сорокин. Казань: ТКН, 1989.
  4. Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе. «Казан утлары», 1988, № 5.
  5. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7
  6. Инна Лимонова. Мой бешеный скороход. Глава 3. Молодость. Елабуга. 1990 год.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сугыш вакытында кабер урыны онытылган. Сеңлесе Анастасия күрсәткән урында 1970 елда ТАССР язучылар берлеге һәйкәл-кабер ташы куйдыра
  2. Ире һәм кызы НКВД төрмәсендә утырганга күрә, тәрҗемәче эшенә риза булмый