Казан урамы (Алабуга)
Алабуганың Казан урамы (рус. улица Казанская, ингл. Kasanskaya street) — Татарстанның Алабуга шәһәрендәге тарихи урам. 1991 елга кадәр Карл Маркс урамы исемен йөрткән. Шәһәрнең тарихи өлешендә көнбатыштан көнчыгышка таба сузыла. Ленин мәйданын кисеп үтә, Зур Покрау урамы, Болын урамы, Чәчәкле урамы, Г. Камал, Н. Дурова тыкрыгы, Карлы урам, Совет урамы, Г. Тукай, Маяковский урамы, М. Җәлил, Кече Покрау урамы, Тугаров урамы, Тойма урамы, Татарстанның 10 еллыгы урамы, Стахеевлар урамы, Спас урамы, Гассар урамы, Говоров урамы, Яр буе урамы белән кисешә. Шәһәрнең яңа өлешендә Разведчиклар урамы булып дәвам итә. Почта индекслары 423600, 423601, 423603, 423604, 423639.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Алабуга |
Район | Алабуга |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Алабуганың Казан урамы күренешләре | |
Алабуганың Казан урамы күренешләре. |
Тарих
үзгәртүКазан урамы, 1784 елда Екатерина IIнең 1784 елның 13 августы фәрманы белән булдырылган «Алабуга шәһәренең генераль планы» буенча[1], шәһәрдән көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы буларак планлаштырылган 3 буй урамның берсе буларак салына башлаган. Баштарак 7 аркылы урам белән кисешкән. Казан урамында ике зур мәйдан булган: көнбатышта — Басу (хәзерге Гассар) урамы һәм Болын (хәзерге Говоров) урамнары арасында урнашкан Печән (1846 елдан Икмәк, хәзерге Ленин) мәйданы; көнчыгышта — Никола (хәзерге Татарстанның 10 еллыгы) урамы белән Тойма урамнары арасында урнашкан Икмәк (1846 елдан Печән, 1880 елдан Балык) мәйданы (мәйданда потлап яки арбасы белән иген һәм икмәк ашамлыклары сатылганга шулай аталган). Салына башлаган елларда Казан урамы уртасында тирән чокыр булу сәбәпле, урамны турыга узып йөрү мөмкин булмаган. 1837 елда гына чокырның ике ярын тоташтыручы күпер торгызылган. Әүвәл урамда агач йортлар өстенлек итә. 1850 елда чыккан зур янгын вакытында алар барысы да янып беткән. Шуннан соң урамда таш йортлар төзү башлана: ике яклап урта хәлле сәүдәгәрләрнең антресольле, ике катлы торак йортлары, флигельләр, сәүдә фирмалары йортлары, кибетләр, келәтләр һ. б. барлыкка килә. XIX гасыр азагына Казан урамы Алабуга шәһәренең төп өч эшлекле һәм сәүдә урамының (Яр буе һәм Покрау урамнары белән) берсенә әйләнә. 1874 елда шәһәр Думасы карары белән урамда таш тротуарлар ясала. Сәүдәгәр, РИ Дәүләт шурасы әгъзасы Федор Василий улы Стахеев төзеткән электр станциясеннән (хәзерге Шишкин урамы) 1902 елда урам электр уты белән яктыртыла башлый.
Игътибарга лаеклы объектлар
үзгәртү- Александров бакчасы
- Гашыйклар аллеясы
- 2нче йорт — Алабуга балалар йорты (ятимнәр приюты)
- 4нче йорт — Надежда Дурова һәйкәле
- Алабуга музей-тыюлыгы (Гассар урамы, 9) биналары
- 17нче йорт — Хәзерге заман сәнгате залы (Алабуга музей-тыюлыгы бүлекчәсе)
- 21 йорт — Алабуга медицина училищесы
- 24нче йорт — Күргәзмәләр залы (Алабуга музей-тыюлыгы бүлекчәсе)
- Шәһәр сакчысына һәйкәл
- 49нчы йорт янында — Хат ташучы һәм Элемтәчегә һәйкәл
- 59нчы йорт — Көмеш гасыр китапханәсе (Алабуга музей-тыюлыгы бүлекчәсе)
- 61нче йорт — Марина Цветаеваның әдәби музее (М.И. Цветаеваның мемориаль комплексы составында)
- 63нче йорт — 2нче гимназия (Тугаров урамы, 6) бинасы
- Яктырткычлар паркы (Бөгелмә шәһәре бүләге)
- 89нчы йорт — КФУның Алабуга институты (1903 елдан Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы, Октябрь инкыйлабыннан соң Алабуга укытучылар институты, Алабуга дәүләт педагогия институты, 2011 елдан КФУның Алабуга институты ). Вятка губерна инженеры И. А. Чарушин (ru) проекты буенча архитектор-рәссам И. А. Горохов 1898-1903 елларда төзеткән бина.
- 89нчы йорт алдында — язучы Д. И. Стахеев һәйкәле
- Алабуга ит-консерв комбинаты (Совет урамы, 1) биналары
- 104нче йорт — «Алабуга сөте»
- Алабуга мебель фабрикасы (Зур Покрау урамы, 136) биналары
Әдәбият
үзгәртү- Н. М. Валеев. Елабуга купеческая. К. - Челны: типография ГКИ КамАЗа, 1995.
- Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
Сылтамалар
үзгәртү- Сайт Елабуга-City 2018 елның 5 март көнендә архивланган.
- Алабуга Google-картада
- Алабуга Яндекс-картада
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Улица Казанская в Елабуге. 2020 елның 22 сентябрь көнендә архивланган. RuTraveller.ru