Габдулла Тукай урамы (Алабуга)

Габдулла Тукай урамыАлабуга шәһәренең иске өлешендә урнашкан урам. Элек бу урам Татар урамы исеме белән йөртелгән, чөнки анда татар бистәсе булган. Татар бистәсе шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан була.

1850 нче елда шәһәрдә зур янгын чыккач, татарлар шәһәр читенә күчеп утырганнар. Бер урам булып яши башлаганнар. 70 нче елларда татарларның саны 453 кешегә җитә. Алар бу урамда агачтан мәчет салганнар. Моннан тыш урам белән янәшә үк татар зираты да булган. Мәчет хәзерге Тукай һәм Мәскәү урамы чатларында урнашкан була. Аның фоторәсеме шәһәр музеенда саклана. Әмма ул 1970 елларда сүтеп ташлана, аның урынына 1995 елда яңа “Әл-Кадыйр” мәчете төзелә.

1957 елда Татар урамына Тукай урамы дигән исем бирелә.

Тукай урамында сукырлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесе, 40 нчы ашамлыклар кибете, саклык банкы урнашкан, урам 5 катлы йортлар белән чикләнгән.

Чыганаклар үзгәртү