Гөлзада Руденко, Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко, рус. Руденко Гульзада Ракиповна (кыз фамилиясе Мөбәрәкшина, 1956 елның 30 августы, ТАССР, Арча районы, Үрнәк) — Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры, РФ (2008) һәм ТР (1998) атказанган мәдәният хезмәткәре, Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты (2022).

Гөлзада Руденко
Туган телдә исем Гөлзада Рәкыйп кызы Мөбәрәкшина (Руденко)
Туган 30 август 1956(1956-08-30) (67 яшь)
ТАССР, Арча районы Үрнәк
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты
Һөнәре укытучы, музей директоры
Эш бирүче Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы
Җефет Александр Леонид улы
Балалар улы Станислав Александр улы
Ата-ана
  • Рәкыйп Мөбәрәкшин, укытучы (әти)
  • Язилә (әни)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе
Сайт http://www.elabuga.com/about/about.html

 Гөлзада Руденко Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гөлзада Руденко

1956 елның 30 августында ТАССР Арча районы Үрнәк авылында туган. Әтисе Рәкыйп — Үрнәк һөнәри-техник училищесы укытучысы, әнисе Язилә —ашханә эшчесе. 8 классны Үрнәктә, урта мәктәпне Алабугада тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган (1978).

Хезмәт юлы үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Премия тапшырганда, 2022 ел
  • 1998 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2008 ― РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
  • РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге махсус премиясе лауреаты
  • Фридрих Хаас медале (Алмания)
  • Ломоносов исемендәге орден (РФ)
  • 2006 ― «Татарстанның иң данлы хатын-кызы»
  • 2007 ― Татарстанның «Ел шәхесе»
  • 2022 ― Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе ― Россиянең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен [1]. Россия көнендә Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тарафыннан тапшырылган[2]

Гаиләсе үзгәртү

Ире Александр Леонид улы Руденко (1981 елда өйләнешкәннәр), ГЭСларга махсус җиһазлар урнаштыру буенча белгеч.

  • улы Станислав (1982).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ о присуждении Государственных премий в области литературы и искусства 2021 года. Президент Российской Федерации (10 июня 2022). 10 июня 2022 тикшерелгән.
  2. Вручение медалей Героя Труда и Государственных премий. Президент Российской Федерации (12 июня 2022). 12 июня 2022 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. В. Имамов. Гөлзада һәйкәлләре. «Мәйдан», 2011, № 3.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү