Төп менюны ачу

Габдрахман Кадыйров (Габдрахман Фәйзрахман улы Кадыйров) — халыкара дәрәҗәле спорт остасы (бозда мотоузышлар, спидвей), күп тапкырлар ССРБ, Аурупа, дөнья чемпионы, дөнья беренчелегенең көмеш (1970), бронза (1974) призёры. БАССР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1991), ССРБ атказанган спорт мастеры (1991).

Габдрахман Кадыйров
Г.Кадыйров.jpg
Туган телдә исем Габдрахман Фәйзразман улы Кадыйров
Туган 27 гыйнвар 1941(1941-01-27)
Мәскәү өлкәсе, Шатур
Үлгән 31 июль 1993(1993-07-31) (52 яшь)
Сочи
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Милли дәүләт физик мәдәният, спорт һәм сәламәтлек унверситеты[d]
Һөнәре спортчы (мотоузышлар, спидвей), тренер
Җефет I-? II-?
III-Нәзифә Кадыйрова
Балалар өчәү: I-улы Артур, спидвейчы
Ата-ана
  • Фәйзрахман Фәйзрахман улы (?-1944) (әти)
  • Гасимә Мөхәммәт кызы (?-2009) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» ордены (1969)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1941 елның 27 гыйнваренда Мәскәү өлкәсе Шатур бистәсендә туган. Әтисе Фәйзрахман 1944 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Гасимә белән Туймазы районына кайта. Белорет шәһәрендә берничә ел, 1947 елдан Уфада яшиләр. 18 яшеннән автосекциягә йөри башлый, ярышларда катнаша. П. Лесгафт исемендәге Ленинград физик тәрбия институтын тәмамлый (1970).

Спорт баскычларыҮзгәртү

1962 елда ССРБ спидвей җыелмасына кабул ителә, 1963 елда бозда узышу буенча ССРБ җыелмасына кертелә. Беренче мәртәбә 1963 елда рәсми беренчелектә («ФИМ[1] кубогы» ярышлары) катнаша (тренеры Б.А. Самородов) [2]. Бозда, ташлы юлда мотоузышларда ССРБ җыелмасы өчен ярышларда катнаша. Халыкара ярышларда Польша, Финләндия, Швеция, Чехословакия (Антонин Шваб, Милан Шпинке) һ.б. илләрнең спидвей осталарын җиңә.

ССРБ спидвей югары лигасында чыгыш ясаган «Башкирия» командасы (Уфа) тренеры була, ССРБ җыелмасы остазы да булып тора. Шәкерте Михаил Старостин спидвей буенча дөнья беренчелегенең финалына (1979, 1982) үтә.

УңышларыҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Соңгы елларыҮзгәртү

Уфаның «Труд» стадионында ярышларга әзерләнгәндә бензин тутырылган савыт шартлап, Г. Кадыйровның тәнен пешерә. Спортчы озак вакыт дәвалана, спортны калдырырга мәҗбүр була, хәмер белән дуслаша.[3]

Спорт карьерасын тәмамлагач, спорт комментаторы булып эшли. Халыкара ярышларда казый вазыйфасын үти. 1982-1993 елларда Уфада филармония администраторы була. 1993 елның 31 июлендә Сочида ял йортында йөрәк өянәгеннән вафат була.

ХезмәтләреҮзгәртү

Автобиографик китапларын язуда «Вечерняя Уфа» газетасы журналистлары Юрий Дерфель һәм Әмир Вәлитов ярдәм итә.

  • Г. Кадыйров. Я выбираю лёд. Уфа, 1974; Мәскәү, 1974.
  • Г. Кадыйров. Трудные кольца спидвея. Мәскәү, ДОССАФ, 1976.

ХәтерҮзгәртү

  • 1997 елда Уфадагы мөселман зиратындагы каберенә сынчы Владимир Лобанов ясаган һәйкәл урнаштырыла.
  • Уфадагы урамга исеме бирелгән.
  • Г. Кадыйров истәлегенә бөтенрусия спидвей (1993-1997), бозда мотоузышу ярышлары (2000 елдан) (Уфа) уза.

Кызыклы фактҮзгәртү

Габдрахман Кадыйров — 6 мәртәбә дөнья чемпионы — җиңүләр күләме буенча куйган рекорд 37 ел (2010 елга хәтле) саклана. Бозда мотоцикл тизлеге буенча куйган рекорды (сәгатенә 160 км) һаман да бирешми.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ФМИ — халыкара мотоцикл федерациясе
  2. Спидвейсайтта
  3. «Чикләрсез татарлар» сайтында