Ринат Мөхәммәдиев

татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан)

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев — танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан).

Ринат Мөхәммәдиев
Туган телдә исем Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев
Туган 10 декабрь 1948(1948-12-10) (75 яшь)
Мамадыш районы Кече Кирмән авылы
Яшәгән урын Шуртыгин урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре язучы
Җефет I - ?
II - Лена
Балалар кызлар – Алсу, Чулпан, Зөләйха
Ата-ана
  • Сафа (әти)
  • Хаҗәр (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Шәйхи Маннур премиясе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]
Сайт http://www.rinatmuhamadiev.ru

 Ринат Мөхәммәдиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1966 елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар союзы органы «Казан утлары» журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. 1979 елда Ринат Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәрҗә ала.

Язучы 1980 елдан башлап берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасына җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11 нче корылтаенда (1989 елның мае) союз идарәсенең рәисе итеп сайлана. Ул шулай ук Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы.

Ринат Мөхәммәдиев бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара.

Төп басма китаплары

үзгәртү
  • Яңа елга күчтәнәч: хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 32 б. — 10000 д.
  • Беренче умырзая: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 2086.— 14000 д.
  • Әгәр без янмасак...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.—144 б. — 2000 д.
  • Якутлар табыладыр вакыт белән: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 216 б. — 2000 д.
  • Ак канатлы кояш: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 22 б. — 12000 д.
  • Чияләнгән төен: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 208 б. — 15000 д.
  • Кенәри — читлек кошы: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 448 б. - 30000 д.
  • Ат чабышы: хикәя. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 20 б. — 30000 д.
  • Сират күпере: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 528 б. — 5000 д.
  • Сират күпере: роман. - 2 басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 512 б. — 50000 д.
  • Ак кыялар турында хыял: повесть, хикәяләр. — Казан: Мәгариф, 1995. — 240 б. - 5000 д.
  • Утлы таба өстендә: баштан кичкән фаҗига. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 223 б. — 10000 д.
  • Кенәри — читлек кошы: роман, повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 417 б.- 5000 д.
  • Канатлы кояш = Солнышко белокрылое: хикәя. — Казан: Мәгариф, 1998. — 39 б. — 3000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Проблемы формирования татарской критики (1905-1917) / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. — 144 с. — 1400 экз.
  • Первый подснежник: повести, рассказы / пер. с татар. — М.: Современник, 1987. — 268 с. —50000 экз.
  • Львы и канарейки, или Невинные забавы Марин... роман / пер. с татар. И.Каримова. — М.; Современник, 1992. — 303 с. - 50000 экз.
  • Ранняя осень в деревне: роман, повести, рассказы / пер. с татар. — М.: Сов. писатель, 1993. — 462 с. — 10000 экз.
  • Мост над адом: роман / пер. с татар. — М.: Голос, 1996. — 480 с.
  • На раскаленной сковороде: документальная повесть / пер. с татар. — М.: Голос, 1997.—288 с.

Гаилә хәле

үзгәртү

Ике мәртәбә өйләнгән. I никахтан кызлары Алсу, КФУда икътисад фәннәре докторы, өч малае бар; Чулпан, Казанда алман иминләштерү компаниясе җитәкчесе, кызы һәм малае бар. II никахтан туган (төпчек) кызы Зөләйха, Мәскәүдә яши. Әсәрләрен язучы Казанның Ясмин урамындагы 1997 елда булдырган йортында иҗат итә:

  Мәскәүдә бер генә әсәр дә яза алганым юк, барлык китапларымны Казанда иҗат иттем.[2]
Ринат Мөхәммәдиев
 

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://web.archive.org/web/20180226211605/https://jytely.info/kazan
  2. Лилия Заһидуллина. «Гаиләдә дә шәхес булып калырга кирәк». «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, октябрь, 16-19нчы бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү
 
Викиөзек эчендә Ринат Мөхәммәдиев темасы буенча бит бар