Грек-рим көрәше

(Классик көрәш битеннән юнәлтелде)

Грек-рим көрәше – кара-каршы сугышның бер төре; көрәшчеләр рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысарга тиешләр. Грек-рим көрәшендә аяк белән техник (аяк чалулар, эләктерүләр) алымнар, шулай ук аяктан тотып көрәшү тыелган. Башка атамалары – классик көрәш, француз көрәше.

Грек-рим көрәше

Халыкара федерация FILA
Башка исемнәре француз көрәше, классик көрәш
Беренче тапкыр искә алына б.э. кадәр 774 ел
Сыйфатламасы
Төрләр ир-атлар, хатын-кызлар көрәше
Категория бергә-бер көрәш
кирәк-ярак трико
Үткәрелү урыны келәм
Уйналу вакыты 6 мин
Максаты рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысу
Олимпия уеннарында 1896

Классик көрәш Борынгы Грециядә барлыкка килгән, Борынгы Рим дәүләтендә үсеш алган. Бүгенге кагыйдәләр XIX гасырның беренче яртысында Франциядә кабул ителгәннәр.

Грек-рим көрәше Беренче Олимпия уеннары программасына кертелгән. 1898 елда Европа чемпионатлары, 1904 елдан – Дөнья чемпионатлары уздырылып килә. 1912 елны барлыкка килгән FILA Халыкара көрәш федерациясенә 120 ил оешмасы керә. FILA тарафыннан XX гасыр көрәшчесе итеп 3 тапкыр Олимпия чемпионы, 10 тапкыр Дөнья чемпионы, 12 тапкыр Европа чемпионы һәм 13 тапкыр СССР/Россия чемпионы Александр Карелин сайланган.

Кагыйдәләр

үзгәртү

Грек-рим көрәше – ул ике спортчының кара-каршы очрашуы (алыш). Көрәш техник яктан төрле алымнар белән алып барыла, алымнар гәүдәнең билдән өстен җиренә кулланыла. Алышның төп максаты – көндәшне аркасына салу (туше).

Алыш өч периодтан тора. Әгәр ике периодта җиңеп чыкса, спортчыга җиңү бирелә. Бу – баллар буенча җиңү дип атала. Алыш шулай ук вакыттан алда туктатыла, әгәр көрәшче 6 баллдан артык өстенлекне җыйса, яки ясалган алымы 5 балл итеп бәяләнсә (техник өстенлек). Көрәшчеләр балларны һәрбер ыргыту, тоткарлау[1] яки алым өчен җыя. Балларны икәүләшеп келәмдәге рефери һәм читтә утырган баш хөкемдар билгелиләр.

Пассив көрәшкән көрәшченең көндәшенә баллар тапшырыла ала. Әгәр хөкемдарлар берәүгә дә җиңүне бирә алмыйлар, ул чакта жирәбә буенча бер спортчыга алым кулланырга форсат бирелә (партер). Алым килеп чыкса, тулаем җиңү һөҗүм итүчегә, килеп чыкмаса – якланучыга бирелә.

Келәмгә чыгарыла тәненә төрле майлар сөртмәгән, кыска тырнаклы, кыска чәчле, үзе белән кульяулыгы булган спортчылар чыгарыла. Хөкемдарлар белән сүз көрәштерү катгый тыела.
== Көрәш техникасы == Көрәшче аягурә көрәшкәндә биек, уртача, түбән стойкада тора ала. Шулай ук уңьяклы, сульяклы, фронталь стойка була ала. Кагыйдә буларак, көрәшче көчлерәк аягын үзалдына чыгарып басып тора. Югары һәм уртача стойкада һөҗүм өчен, түбән стойка – яклану өчен кулай.

Аяклар «көрәшмәсә» дә, аларның торышы һәм хәрәкәте хәлиткеч була. Күпчелек ыргытулар һөҗүм итүченең аягы тездән бөгелгән килеш башлана һәм якланучының авырлыгын егар өчен турая төшеп дәвам итә.

Ирекле көрәштән аермалы буларак, грек-рим көрәшендә эләктереп һәм аяк чалып көрәшү тыела. Шулай ук буыннарга каршы юнәлтелгән алымнар, авырттырып тотулар, ике куллап муеннан кысу (5 сек буена) тыелган. Көрәшче көндәшен куллар белән тотып ыргытыр һәм күтәрер өчен гәүдәнең югары өлешен актив куллана. Иңгә-иң көрәшкәндә физик яктан көчлерәк спортчы өстенлек итә.

Классик көрәштә аягурә дә, яткан килеш тә көрәшәләр (партер). Партерга күчәр өчен төрле ыргыту («вертушка», әйләндереп, бетерелеп, үз өстеннән) һәм егу (муеннан һәм иңбаштан тотып, кул астына кереп) алымнары кулланыла. Ыргытуларның үзенчәлеге – ыргытканда егылучыны ычкындырмаска кирәк. Егылганны «күперчек»кә чыгартмыйча аркасы белән келәмгә берничә секундка кысарга кирәк. Моңа ирешер өчен көндәшне тәгәрәтергә, ә «күперчек»не «вату» өчен көч белән кысарга ярый. Дзюдо белән самбодан аермалы буларак, грек-рим көрәшендә көндәшне гәүдәдән генә тотарга ярый. Киемнән, колаклардан, бармаклардан, җенси әгъзалардан, беләкләрдән тотарга ярамый. Кул чугыннан, иңбашыннан, муеннан (бер кул белән), аркадан (ике куллап) тотарга рөхсәт.

Көч һәм сыгылмалык

үзгәртү

Классик көрәш — көч һәм сыгылмалыкның катнашмасы. Күнегүләрдә аерым урын «күперчек»тә торуга бирелә. «Күперчек»тә келәмгә баш түбәсе, куллар, табаннар, кайчакта ияк белән маңлай тиеп торалар, сыртлар дугадай бөгелеп тора. Сыгылмалыкны үстерер өчен кайбер акробатик алымнар кулланыла: мәтәлчек ату, «тәгәрмәч», кулларда басып тору, рондат, аркада яткан хәлдән сыгылып аякка басу[2].

Сулыш органнары һәм гомуми чыдамлык йөгерү һәм хәрәкәтчән уеннар белән тәрбияләнә. Регби аеруча популяр. Катлаулы алымнар салам тутырылган манекен өстендә ясала, яки куларкадаш белән.

Физик көчне җиһазлар (арата,[3] борыслар) ярдәмендә, шулай ук авырлыклар күтәреп үстерәләр. Авыр атлетика алымнарын: становая тяга, (штанганы) салмак күтәрү һ.б. көрәшчеләр киң куллана. Шулай ук гимнастик дивар янында торып, жгутны билгә салып, ярым-әйләнешләр ясарга кушалар.

Кораллану

үзгәртү

Көрәшченең җиһазына плавки, көрәш трикосы, оек, йомшак көрәш кедалары, кульяулык (яки тампон) керәләр. Соңгысы – тир һәм канны сөртеп алыр өчен.

Көрәшчеләрнең яшь категорияләре

үзгәртү
  • Укучылар – 14-15 яшь
  • Кадетлар – 16-17 яшь
  • Юниорлар – 18-20 яшь
  • Сениорлар – 20 яшьтән өлкәнрәк

Үлчәү категорияләре

үзгәртү
укучылар    кадетлар          юниорлар          сениорлар

1. 29-32 кг     1.  39-42 кг    1.  46-50 кг    1.  50-55 кг
2. 35 кг        2.  46 кг       2.  55 кг       2.  60 кг
3. 38 кг        3.  50 кг       3.  60 кг       3.  66 кг
4. 42 кг        4.  54 кг       4.  66 кг       4.  74 кг
5. 47 кг        5.  58 кг       5.  74 кг       5.  84 кг
6. 53 кг        6.  63 кг       6.  84 кг       6.  96 кг
7. 59 кг        7.  69 кг       7.  96 кг       7.  96-120 кг
8. 66 кг        8.  76 кг       8.  96-120 кг
9. 73 кг        9.  85 кг
10 73-85 кг     10. 85-100 кг

Алыш вакыты

үзгәртү
  • Укучылар һәм кадетлар һәрберсе 1 минут 30 секундлык 3 периодта көрәшә
  • Сениоры белән юниорлар 2 минутлык 3 период көрәшә

Һәр период ахырында хөкемдарлар җиңүчене билгелиләр. Әгәрдә көрәшче ике периодта өстенлек белән көрәшкән, ул автоматик рәвештә алышның җиңүчесе итеп билгеләнә.

Техник гамәлләргә бәя бирү

үзгәртү

1 балл бирелә:

  • Көндәшен партерга (ике кулы һәм бер тезе белән, яки ике тезе, бер кулы белән идәнгә тиеп торган хәлдә) куйган көрәшчегә;
  • Стойкада яки партерда чакта көндәшенә каршы дөрес алым кулланган, шуның белән аны кыен хәлгә куйган көрәшчегә;
  • Алым кулланып көндәшен тоткарлаган, аның артында торган көрәшчегә;
  • Көндәшен тоткарлаган, яки аркасы белән келәмгә таба бер яки ике кулына куйган көрәшчегә;
  • Көндәшен кыен хәлдә 5 секундтан артык тоткан көрәшчегә;
  • Келәмнән читкә китүче, дорфалык күрсәтүче, көрәштән качучы көрәшченең көндәшенә.

2 балл бирелә:

  • Партерда дөрес алым ясаучыга;
  • Көндәшен аркасында шуышырга мәҗбүр иткән өчен;
  • Көндәшен келәмнән читкә китәргә мәҗбүр иткән өчен;
  • Һөҗүмне тыелган алым кулланып туктаткан өчен һөҗүм итүчегә бирелә;
  • Әгәр һөҗүм итүче алым ясаганда аркасы белән келәмгә тисә (туше) яки аркасы белән келәмнән тәгәрәп узса көндәшенә бирелә;
  • Стойкада торган килеш һөҗүм итүченең кискен алымын тоткарлап, тегене авыр хәлгә куючыга

3 балл бирелә:

  • Стойкадан, кече амплитуда белән, көндәшне авыр хәлгә куйган алым өчен.
  • Келәмнән аерып, кече амплитуда белән дә ясалган алымнар белән, мәгәр һөҗүм итүче бер яки ике тезе белән келәм өстендә торса да; нәтиҗәдә якланучу көрәшче авыр хәлгә куелырга тиеш.
  • Зур амплитуда белән ясаган алым өчен, гәрчә якланучы көрәшче шундук авыр хәлгә куелмаса да.
  • Әгәр дә якланучы көрәшче аңа каршы алым ясаганда келәмгә кулы белән тиеп, шундук авыр хәлгә куелса, һөҗүм итүч шулай ук 3 балл белән бүләкләнә.

5 балл бирелә:

  • стойкадан зур амплитуда белән ясалган, көндәшне авыр хәлгә куйган барлык ыргытулар өчен.
  • Көрәшче партерда хәлдә көндәшен келәмнән аерып чөйгән, аны авыр хәлгә куйган алымнар өчен.

Шулай ук кара

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. рус. Удержание
  2. рус. Подъём со спины прогибом
  3. рус. Перекладина

Сылтамалар

үзгәртү