Шәзам Сафинклассик төр көрәшчесе, XV Олимпиада уеннары җиңүчесе.

Шәзам Сафин
Туган телдә исем Шаһәзам Сафа улы
Туган 7 апрель 1932(1932-04-07)
Горький өлкәсе, Кучкай Пожары авылы
Үлгән 23 март 1985(1985-03-23) (52 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Данилов зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ (СССР)
Һөнәре классик көрәшче
Җефет Фәймә
Балалар Линар, Эльвира; оныклары Рәисә, Әнвәр, Сафа
Ата-ана
  • Сафа (әти)
  • Рәхилә (әни)
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1952)
Спорт такымы әгъзасы Армиянең үзәк спорт клубы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Шәзам (Шаһәзам) Сафа улы Сафин Горький өлкәсендә, Кызыл Октябрь районындагы Кучкай Пожары исемле татар авылында дөньяга килә. Атасы Сафа 1920 елда Мәскәүгә барып урнаша. Әстерхан якларында туып-үскән, Тула өлкәсендә яшәгән Рәхилә исемле кызны очрата. Алар 1931 елда өйләнешеп, егерме ел буена матур гына гомер кичерәләр. 1932 елның язында беренче балалары дөньяга килә. Рәхилә апа аны табарга иренең туган авылына кайткан була, малайга Шәзам дигән исем кушыла. Тагын өч елдан бу гаиләдә Роза, аннары — 1938 дә Разыя, сугыш башланган елда Рәйсә, 1944 тә Нурия, сугыш бетеп ике ел узгач, Таһир туганнар. Шәзамны авылда, Сафа малае булганга, Сафин дип язганнар, ә туганнарының башкалары Зариповлар булып йөргән.

Шәзам авылда тора, 1939 елда Мәскәүгә күчә. Авылга кайтканда татар билбаулы көрәш белән мавыга. 1947 елда классик көрәш белән шөгыльләнә башлый.

1950 елның август аенда «Хезмәт резервлары»ның үсмерләр командасы Ленинградта оештырылган ил күләмендәге бәйгегә бара. Ш. Сафин анда бар булганлыгын күрсәтеп, илдәге яшьтәшләре арасында беренчелекне ала. 1951 елның февраль ахырында унҗиде-унсигез яшьлекләр арасында «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыяте беренчелегенә оештырылган бәйгедә 67 килограммга кадәрге урта үлчәүдә чыгыш ясый. Зурлар арасында Мәскәү чемпионы булып кала.

1951 елда Шәзамны хәрби хезмәткә чакырып, Мәскәү өлкәсендә хезмәт итәргә билгеләп, ярышларга яхшылап әзерләнсен дип, аена 3 мең сум стипендия дә биреп тора башлыйлар. Ул чакта Ш. Сафин көрәшкән җиңел үлчәү авырлыгында илдә Л. Егоров мәйдан тота. 1951 елның җәендә ил беренчелегенә Одессада узган бәйгедә ул яңадан да беренчелекне яулап, Олимпия уеннарына барырга беренче кеше булып торуын күрсәтә. Ш. Сафин исә бу ярышны өченче урында гына төгәлли.

Олимпия уеннарына дүрт ай кала Софиядә Болгария, ГДР, Маҗарстан, Румыния, Чехословакия, Советлар Союзы командалары катнашында халыкара бәйге оештырыла. Бездән аңа ике команда җибәрергә булалар. Җиңел үлчәүдә беренче командага Л. Егоров, икенчесенә Ш. Сафин кертелә. Ләкин Шәзамның ул чакта чит илгә чыгарга рөхсәт бирүче кәгазьләре әзерләнеп җитмәгәнлектән, ул берничә көнгә соңга калып китәргә мәҗбүр була. Шунлыктан ГДР, Румыния, Чехословакия вәкилләре белән көрәшкәндә бездән кеше чыкмаганлыктан, икенче командабызга штраф очколары язып баралар. Ул да түгел, төп ышанычыбыз булып саналган Л. Егоров румын көрәшчесе А. Кукка оттыра. Бу хакта шундук, Ш. Сафинны җибәрүне тизләтүне сорап, Мәскәүгә хәбәр ителә. Шәзам халыкара бәйгенең дүртенче көненә генә килеп җитә һәм дөнья чемпионы венгр Й. Гаалга туры килә. Й. Гаал чиста җиңелүдән баллар аермасы белән оттырып кына котыла. Белгечләр шул чакта Ш. Сафинның зур җиңүләр яуларга әзер булып җитешүен таныйлар.

Халыкара бәйгенең җиңүчесен билгеләгәндә, беренчелек өчен көрәштә безнең ике команда очраша. Шәзамга шул чакта төп көндәше Л. Егоров туры килә. Кайсы ега, шунысының Олимпия командасына керәсен икесе дә яхшы беләләр. Шуңа да көрәш бик кискен бара һәм шул чакта әзерлек дәрәҗәсе белән дә, осталыгы, җиңүгә омтылышы белән дә яшь егетнең өстенрәк икәнлеге күренә. Шулай итеп, Хельсинкида узачак Олимпия уеннарына спорт остасы исеме дә булмаган (ул чакта моңа ирешү өчен ил чемпионатларында беренче һәм икенче урыннарны алырга яисә өч ел дәвамында ике тапкыр өченче булырга кирәк була) егермесе әле тулып кына узган Ш. Сафин барачак.

Олимпия уеннарында үзгәртү

  • Беренче әйләнеш очрашуында Шәзам Сафин Төркиядән Рәиф Акболытны 3-0 исәбеннән җиңә.
  • Икенче әйләнештә 13 минутта Норвегияле Оге Эриксенны ега.
  • Өченче әйләнештә Данияле Джек Рассмуссенны ега.
  • Дүртенче әйләнештә 3-0 исәебеннән Румынияле Димитру Кукны җиңә.
  • Ярышлар кагыйдәләре буенча иң аз штраф балл җыйган өч көрәшче үзара беренчелекне уйната. Беренче очрашуда Сафин Микулаш Атанасовны (Чехословакия) өченче минут киткәндә егып сала.

Сафин көндәшен ике мәртәбә партерга ега, алай гына да түгел, аста яткан хәленнән ычкынып, шведны келәмгә әйләндереп салды. Аннары инде үзенә дә көндәше өстенә ятып көрәшергә чират җитте. «Корыч кеше», җиңелеп барганын аңлап, мондый хәлдән чыгу өчен нинди дә булса этлек уйлап чыгарырга маташты. Ул безнең көрәшченең бармакларын кысып тотып, аларны сындырырга, шуның белән көндәшенә җәрәхәт ясап, аны ярыштан чыгарга мәҗбүр итмәкче булды. Келәмдәге судья исә аның мондый яманлыкка кисәтү ясарга ашыкмады. Бармак сеңгеренең өзелергә җитеп шартлаган тавышын, ниһаять, судья да ишетә, ул көрәшне туктатып, шведка кисәтү ясый...

Очрашу төгәлләнергә өч минут калгач, көрәшчеләрнең икесен дә уртага чакырып, бер-берсенә каршы бастырып куйдылар. Шунда Фрейның бик тә арыганлыгы, көндәше башлаган алымнарга каршы торырлык хәле калмаганлыгы күренде. Ә яшь егет, әйтерсең, келәмгә әле генә чыккан, тукталырга, сулыш яңартырга исәбендә дә юк. Ул яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен тагын келәм читенә бәреп чыгарды. Моның өчен тагын бер балл алды. Бер минут та үтәргә өлгермәде, шундый ук җитезлек белән тагын hөҗүм итте.

Аннан соңгы минут тынычрак узса да, швед тиз генә аңына килә алмады, Сафин исә, берничә баллга алда барам дип, артык ашыкмады да. Очрашу төгәлләнеп килгәндә, оттырып баруын сизгән швед янә активлашты. Ул да түгел, тагын нәрсәдер буласын көтеп торгандай, тынлык урнашты. Шуны гына көтеп утыргандай, кемдер бөтен залга ишетелерлек итеп татарча кычкырып җибәрде: «Са-а-л, әйдә!..» Шәзам янә алга омтылды. Ул яңадан да көндәшен кысып кочаклады, аны бөтереп ыргытырга теләде. Бу юлы алым (бросок с прогибом) тагын да кискенрәк ясалды һәм Сафин үзе дә көндәшеннән аерыла алмыйча келәм читенә үк йөгереп чыкты. «Карт төлке» келәмгә тәгәрәде, ә үзе күтәрелергә базмыйча гына яткан җиреннән сөзеп хөкемдарларны күзләде.

 
Шәзам Сафин истәлегенә үткәрелүче грек-рим көрәше ярышлары билгесе

Хөкемдарлар карары белән җиңү Сафинга бирелде. Соңрак Фрей: «Күпме кеше белән көрәшергә туры килде, әмма Сафин кебек останы күргәнем булмады», дигән.

1953 елда СССР көрәшчеләре беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнаша. Неапольдә узган бу ярышта жирәбә җиңел үлчәүдәге Сафин беренче көндәшен грек Петмецасны, вакытны сузуын күреп хөкемдарлар башта кисәтәләр, аннары җиңелү язалар. Чех Матушек та Сафинга «ватылып тормаска» була. Венгр Кукны ул очколар буенча ота.

Чемпионатның икенче көне дә шул рухта дәвам итә. Олимпия чемпионы очколар буенча венгр Тордан өстен дип табыла. Шул чакта аның яңадан да, бер ярышта икенче тапкыр, Кук белән очрашырга тиешлеге билгеле була. Сафин аны бу юлы да очколар буенча җиңә һәм финалда шул ук «Карт төлке» Фрей белән очрашасы ачыклана. Хельсинкида оттыруының әҗәтен кайтарасы килә. Тик тагын булдыра алмый, икесе дә хәлдән тайгач, җиңүне Сафинга бирәләр. Ләкин әле эш моның белән генә бетми, ярышлар әйләнеш системасы буенча барганлыктан, Сафинга кырык минуттан соң фин егете Лехтоненга каршы чыгарга туры килә. Көче ташып торган, әзерлекле көрәшче егет Сафинның арганлыгын күреп тора, шуннан файдаланырга тырыша. Вакыт бетә, көрәш туктала, хөкемдарлар фин егете активрак булды дигән фикергә киләләр.

Шулай итеп, Шәзамга җиңелгән булса да, беренчелеккә Фрей чыга, 2 нче урынны Лехтонен ала, Сафин бер тапкыр да җиңелмәсә дә 3 нчегә кала.

СССР Министрлар Советы каршындагы физкультура hәм спорт комитетының 1952 ел 28 июльдәге 781нче боерыгы белән Шәзам Сафа улы Сафинга «СССРның атказанган спорт остасы» исеме бирелде. Аңарчы ул бары 1 спорт разрядына ия булган.

Шәзам Сафин якынча 1956 елга кадәр көрәшә. Мельбурн Олимпиадасына катнашырга сайлана алмагач, көрәш белән шөгылен туктата.

Балалар һәм яшүсмерләрне тренерлык итә.

Шәзам Сафин 1985 елда кинәт авырып китеп, гаиләсе кулында үлә, Мәскәүнең Данилов үзәк мөселман зиратында күмелә.

Истәлеге үзгәртү

Вафатыннан биш ел узгач, 1991 елда Мәскәүдә аның истәлегенә милли көрәш бәйгесе оештырыла башлады. Бу эшне Ш. Сафиннның якташлары, бу вакытта Мәскәүдә яшәгән көрәшчеләр башладылар. Хәзер даими рәвештә грек-рим көрәше буенча Бөтенрусия егетләр ярышлары һәм билбаулы көрәш буенча Бөтенрусия ярышлары(үле сылтама) уздырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү