Тимерҗан Кәлимуллин
Тимерҗан Кәлимуллин – танылган көрәшче, классик көрәш буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа чемпионы (1986), Дөнья кубогы иясе (1985), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1986).
Тимерҗан Кәлимуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимерҗан Мидхәт улы Кәлимуллин |
Туган | 24 сентябрь 1961 Омск өлкәсе, Омск шәһәре |
Үлгән | 24 июль 2016 (54 яшь) Омск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ-> Россия Федерациясе |
Һөнәре | көрәшче, классик (грек-рим) көрәш |
Бүләк һәм премияләре | халыкара дәрәҗәле спорт остасы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТимерҗан Мидхәт улы Кәлимуллин 1961 елны Омски шәһәрендә туган.
1978, 1979 һәм 1981 елларда яшьләр арасында СССР беренчелегендә җиңүче.
1986 елда Омск физкультура институтын тәмамлый. «Динамо» өлкә советында, өлкә физик культура һәм спорт комитетында инструктор булып эшли.
1990 елларда Омски өлкәсенең грек-рим көрәше федерацисен җитәкли.
2004 елдан – № 19 балалар-яшьләр мәктәбендә тренер булып эшли. Татарча көрәш Федерациясенең президиум әгъзасы.
2016 елның 24 июлендә, 55 яшендә Омскида вафат була.