Ренат Биккинин – танылган көрәшче. Грек-рим көрәше буенча Европа чемпионы (2002), Россия чемпионы (2003). Халыкара дәрәҗәсендәге спорт остасы (2000). 55 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясаган.

Ренат Биккинин
Туган телдә исем Ренат Айсә улы Биккинин
Туган 9 март 1979(1979-03-09) (45 яшь)
Мордовия АССР, Саранск
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре классик көрәш
Бүләк һәм премияләре Халыкара дәрәҗәле спорт остасы (2000)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ренат Айсә улы Биккинин 1979 елда Саранск шәһәрендә эшче гаиләдә туган. Чыгышы белән ул танылган көрәшче Касыйм Хәлиловның туган авылы Тауладан.

Көрәш белән беренче тапкыр 11 яшендә шөгыльләнә башлый. Бер ел буе Кязим Нарбековта шөгыльләнә.

Икенче тапкыр 15 яшендә Виктор Зотов төркемендә көрәшкә кереп китә. Зотов җитәкчелегендә берничә эчке Россия бәйгесендә җиңә.

2000 елда Токиода Дөнья студентлар беренчелегендә икенче урынга чыга.

2001 елда Россия җыелма командасына Дөнья кубогына барырга чакырыла. Франциядә узган команда бәйгесеннән алтын медаль белән кайта.

Ренатка төп уңышы 2002 елда килә. Ул Россия беренчелегендә 55 кг кадәр авырлыкта өченче урынга чыга. Европа беренчелеге уздырылган, кечкенә фин шәһәре Сейняйокида Ренат һич көтмәгәндә алтын медаль яулый. Чирек финалда румын Гаврилэны 5-0 исәбе белән, ярым финалда Дариуш Яблонскийны (3-1), финалда – болгар Теневны (4-2).

Ул елны Дөнья чемпионатына барыр өчен аңа төп көндәше Мамедалиевны Поддубный мемориалында җиңәргә кирәк була.

2003 елда Россия беренчелегендә беренче урынны ала.

Байтак халыкара ярышларда җиңүче.

Чыганак үзгәртү