Таула (рус. Татарская Тавла) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы.

Таула
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Татарско-Тавлинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Татарско-Тавлинское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 806 (2002)[2],
794 (2010)[2],
805 (2012)[3],
808 (2013)[4],
835 (2014)[5],
857 (2015)[6],
861 (2016)[7],
857 (2017)[8],
839 (2018)[9],
830 (2019)[10],
831 (2020)[11],
777 (2021)[12]
Почта индексы 431514
Карта

Авылны 17 гасырда темников татарлары нигезли, дип исәпләнә, ләкин биредә электән дә татар авылы булган дип санарга нигез бар. Ирек Биккинин язганча, элек Таула елгасы буенда, Подлесная Таула дигән җирдә татарлар белән эрзә халкы яшәгәннәр. 1681-82 елларда чукындыручылар килгәч, татарлар 15 чакрымга урман эченә китеп, хәзерге Татар Тауласын нигезлиләр.[13] 1710 елда морзалар йортларында 27 кеше яшәгән, татарлар — 434 кеше.

Авылда 1869 елга 87 йорт булган.

2008 елда даими яшәүчеләр 779 кеше булганнар. Ир-атлар 458, хатын-кызлар 321; балалар 165, пенсионерлар 266 (Ямбушева, С.).

Авылның төп проблемасы — аның шәһәргә якын булуы. Авыл хуҗалыгы җирләренең күбесен Мордовия башлыгы Н. Меркушкин кешеләре кулларына төшергәннәр. Алар арендага алган совхоз фермаларында һәм кырларда читтән килгән кешеләр эшли. Оешмаларда 38 кеше, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 10 кеше эшли. Калган 400нең күбесе Саранскига эшкә йөри, яки эшсез.

Мәгариф

үзгәртү

Таула мәктәбе 1970 елдан 8-еллык була. Укырга теләгән яшьләр күрше Аксюнга йөреп аттестат алган. 1996 елдан - тулы урта мәктәп. 2009 елда 69 бала укыган. Авыл уңайлы урында урнашкан булса да (зур юлга 2-3 км, кала якында гына, Азюрка да шул хәлдә), эш урыннары юклыктан, яшьләр авылда калмый.

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года
  3. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  4. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Мордовия на 1 января 2014 года и в среднем за 2013 год
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаМосква: Росстат, 2018.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
  11. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
  12. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  13. http://www.yuldash.com/tg/index.php?id=34009&q=mes

Чыганаклар

үзгәртү