Ирек Биккинин
Ирек Биккинин (25 март 1956[1] (68 яшь), Таула, Ләмберә районы, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР[1] — , ) — журналист, төбәк тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе, «Татар газетасы» мөхәррире, беренче татар интернет-журналисты.
Ирек Биккинин | |
---|---|
Туган | 25 март 1956[1] (68 яшь) Таула, Ләмберә районы, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР[1] |
Әлма-матер | Мордовия дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Ирек Дамир улы Биккинин 1956 елда Ләмберә районының Таула авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.
1997-20?? елларда үзе чыгарган «Татар газетасы» гәҗите мөхәррире; 2006 елга кадәр Азатлык радиосының Мордовия һәм Пенза өлкәсе буенча хәбәрчесе. 1991-20?? елларда «Якташлар» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе (Саранск).[2] Мордовия татарларына багышлаган китаплар авторы һәм мөхәрире.
2000-2020 елларда Русиядән чит илләргә алынган ятим балаларның илдәге ата-аналарын эзләү белән шөгыльләнә. Шул нигездә, 2022 елның 18 ноябрендә Русиянең юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агентлар" исемлегенә кертелә. Канунның акылга сыймас таләпләренә туры килер өчен 2023 елда башка 5 "ят агент" белән берлектә коммерцияле булмаган оешма төзи.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
- ↑ «Я даже деньги близким не могу перечислить, чтобы они не получили статус: «финансированы иноагентом»!»
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү