Шамил Хисаметдинов

Шамил Хисаметдинов – танылган татар көрәшчесе. Классик (грек-рим) өслүбендә Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы. Олимпия чемпионы Шәзам Сафин белән бер авырлыкта (68 кг) чыгыш ясый.

Шамил Хисаметдинов
Туган телдә исем Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдинов
Туган 20 сентябрь 1950(1950-09-20) (74 яшь)
Тула өлкәсе, Узловая шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Себер дәүләт физик мәдәният һәм спорт университеты
Һөнәре көрәшче, классик (грек-рим) көрәш
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1972), СССР атказанган тренеры (1978)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдинов 1950 елда Тула өлкәсендә шахтер гаиләсендә дөньяга килгән. Атасы Шәмси белән анасы Мөнирә икесе дә Татарстан белән Чуашия һәм Сембер өлкәсе кисешкән урындагы Каракитә дигән авылдан. Тула якларындагы Узловая дигән шәһәргә дә бу авыл егетләре 1930 елларда барып урнашып, урам-урам булып бергә оешып яшәгәннәр. Гаиләләрендә өч малай туып үсә: Шамил, Ришат, Имаметдин.

Бишенчедә укыганда, Узловаядагы шахтага институт тәмамлаган Анатолий Матвеевич Белоусов дигән тренер килә. Шамил аның секциясендә күнегүләр ала.

Вакыты җиткәч хәрби хезмәткә чакыртыла, Мәскәү өлкәсендә десант гаскәрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Подольски шәһәрендә килеп төрләнде.

1971 елда Хисаметдинов беренче тапкыр илнең зурлар чемпионатында катнашты һәм көтмәстән җиңү яулады.

1972 елда Советлар Берлегенең классик көрәш чемпионатын Сембердә уздыралар. Җиңүчеләрнең Мюнхенда үтәчәк Олимпия уеннарына барасы турында алдан ук әйтеп куялар. Үлчәүнең финалында данлыклы көрәшче Р. Руруа белән Ш. Хисаметдинов очраштылар. Грузин пәһлеванын келәмнән читкә ыргытып Хисаметдинов ике балл җыя һәм бер балл өстенлек белән җиңеп чыга.

Мюнхендагы Олимпиада

үзгәртү

Мюнхенда «Ринг-халле» залында утыз илнең 197 батыры көч сынаша. Шамил чыгыш ясарга тиешле 68 килограммга кадәрге, ягъни беренче ярымурта үлчәү авырлыгында 23 илдән шулкадәр үк көрәшче. Шамил Хисаметдинов Мюнхенда өч көндәшен чистага, икесен баллар буенча, иң соңгы хәлиткеч очрашуда италияле Джан-Маттео Ранцины зур өстенлек белән җиңде.

Беренче очрашуда Мисырлы спортчыны коры исәп белән (7-0) җиңә.

Икенче әйләнештә дөнья һәм Европа чемпионы, дүрт ел элек узган Олимпиадада бронза медаль яулаган, җир шарындагы көчле көрәшчеләр арасында «румын тракторы» дип йөртелгән Симеон Попеску каршы чыгуга ук көндәшенә тын алырга да ирек бирмичә, бер-бер артлы ике алым кулланып, дүрт балл ала.

Төрек көрәшчесе Сәет Хизирли белән көрәш авыр бирелгән Шамил нинди генә алым кулланырга омтылмасын, көндәше аның уен шундук аңлап ала, һәр юлы аңа каршы торырлык алым куллана. Ниһаять, Хисаметдиновка көндәшен арткы яктан күтәреп алырга җай чыга. Кыенлык белән булса да, ул аны 3-0 исәбенә бирелдерә.

Чираттагы көндәш — поляк Анджей Супронь. Өч минут дигәндә Хисаметдиновка чиста җиңү бирелә.

Шулай итеп, Шамил инде иң көчле өч көрәшче арасында. Бу ким дигәндә бронза медаль кесәдә дигән сүз. Болгарияле Стоян Апостолов — икешәр тапкыр Европа һәм дөнья чемпионатларында, шулай ук Мехикодагы Уеннарда да катнашкан, монда да өч көндәшен чистага, берсен баллар буенча җиңгән бик тәҗрибәле көрәшче. Көрәш вакыты чыккан вакытта Хисаметдинов көндәшен янбашы аша тәгәрәтә дә үзе аның өстенә төшә. Судьялар моның өчен аңа тагын бер балл бирәләр — 4:3.

Финал очрашуы италияле Джан-Маттео Ранци белән. Хисаметдинов бу көндәшен зур өстенлек, коры исәп — 4:0 белән бирелдерә. Бу җиңү Хисаметдиновка алтын медаль китерде, Апостолов көмеш медаль алды, Италия көрәшчесенә бронза медаль бирделәр.

Шамилнең лидерлык һәм педагог сыйфатлары ачыла. 1973 елны ул СССР җыелма командасының капитаны итеп сайлана.

Ул елларда Ш. Хисаметдинов Европа беренчелегендә, дөнья чемпионатында, Мәскәүдә үткән Универсиадада да чыгыш ясады, бу бәйгеләрнең барысында да җиңеп чыкты.

1974 елда Мадридта узган Европа чемпионатында беренчелекне яулый. ГДР командасыннан Ханс Велингны, болгарияле Нетко Недевны, югослав Дальянович, швед Скольд һәм поляк Супроньны җиңә.

1972-1975 елларда аның илдәге ярышларда да, халыкара бәйгеләрдә дә бер генә тапкыр да җиңелгәне, ялгышып кына булса да 2нче урынга калганы булмады. Дөрес, 1974 елда аңа да дөнья чемпионы исемен башка көрәшчегә — Нельсон Давидянга бирергә туры килде.

Авыру аны ярты елга спорттан аера. 1975 елның сентябрь урталарында беренче тапкыр Советлар Берлегендә — Минскида узган дөнья чемпионатында катнашты. Монда да җиңел булмады беренчелекне алу. Болгарлар бу юлы аңа каршы яңа көрәшчеләрен — Биня Чифудовны куйдылар. Грек Стефанос Иоанидос белән көрәшкәндә Хисаметдиновка хәтта «күперчек»кә дә ятарга туры килде, көндәшенең астыннан шуып чыгуы белән генә җиңелүдән котылып калды. Тамашачының үзенә карата булган җылы карашын америкалы Патрик Маррейны җиңеп кенә кире кайтара алды ул. Аннары яңадан поляк Супрон белән очраштылар. Ул барлык көндәшләрен дә чистага, аркаларына салып, «туше» белән җиңде, техник яктан да, тактик яктан да барысына караганда да остарак булуын күрсәтте.

Монреаль Олимпиадасы

үзгәртү

1976 елның май ае. Монреальдә ХХI җәйге Олимпия уеннары башланырга ике генә ай калып бара. Командаларның тренерлары һәр көрәшчене әкренләп иң яхшы формага кертү уе белән мәшгуль. Шамил бу юлы да олимпия командасына төп кандидатларның берсе. Ленинградта узачак Европа чемпионаты — аның өчен Монреальгә әзерлек дәрәҗәсен сынап карау урыны. Ярымфиналга кадәр Хисаметдинов өчен бер кыенлык та юк, ул көндәшләренең һәркайсын бирелдереп бара. Ләкин шул чакта Румыния вәкиле Штефан Русу белән очрашуга чыккач, бик кискен көрәшә торган бу көндәше тарткалый-йолыккалый торгач, Хисаметдиновның кулын тартып чыгара. Нәтиҗәдә ярыштан чыгарга, бүләк алганда пьедесталга чакырылса да, Шамил швед Ларс Шельд, румын Русудан калышып, үзе өчен гадәти булмаган 3 нче урынга калырга, алай гына да түгел, яңадан хастаханәгә ятарга мәҗбүр була.

Тренерлык эшендә

үзгәртү

Көрәш белән араны өзгәм дигәндә генә аны элекке Пархоменко – бу вакытта СССР Спорт комитетында идарә җитәкчесе булып эшләгән остазы эзләп тапты. Һәм Хисаметдиновны СССР җыелма командасының баш тренеры булып дәвам итәчәген әйтте.

1978 елда Шамил Хисаметдинов җитәкләгән ил җыелма командасына керүче ун көрәшченең берсе дә Мексикада үткән дөнья чемпионатында медальсез калмады, алтысы — алтын, берсе — көмеш, өчесе бронза медаль алып кайтты. Шул елда СССР Спорт комитеты команданың баш тренеры Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдиновка «СССРның атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирде. Тагын бер елдан дөнья беренчелегенә Американың Сан-Диего шәһәрендә узган ярышта да дүрт алтын, өч көмеш медаль яуланды.

Шамил Хисаметдинов баш тренер булып торганда аның кул астындагы җыелма командада Мәскәүдән Фәрхәт Мостафин, Казакъстаннан Шамил Сериков, Себердән Тимерҗан Кәлимуллин, Мордовиядән Наил Әлмәшев, Рафаил Насибуллов, Башкортстаннан Риф Гайнанов, Чиләбедән Нурмөхәммәт Хәерзаманов кебек татар егетләре көрәште. Соңрак аларга Сембердән Минсәет Таҗетдинов, Татарстаннан Раиф Арсланов, Таһир Кәримов килеп кушылды.

1980 елда Мәскәүдә узачак Олимпия уеннары алдыннан Хисаметдинов ил җыелма командасын башка тренерга тапшыра, ә үзе РСФСР командасын җитәкләргә алына. Ул шунда ун елдан артык, 1990 елда өч еллык хезмәт килешүе төзеп чит илгә киткәнче эшләде.

Берара Швециядә яши, Гөтеборгта ике клуб һәм җыелма команда көрәшчеләрен ярышларга әзерли.

2010 елдан – Россия билбаулы көрәш Федерациясе президенты.

Чыганак

үзгәртү