Мостафин Фәрхәт Әхәт улы – танылган көрәшче (грек-рим өслүбе). СССР атказанган спорт остасы (1974). СССР чемпионы (1972-74, 1981), Европа чемпионы (1974, 1976), дөнья чемпионы (1974-75). Монреальдагы Олимпия уеннарының (1976) бронза медале иясе. 57 кг кадәрге категориядә чыгыш ясый.

Фәрхәт Мостафин
Туган телдә исем Фәрхәт (Фәргать) Әхәт улы Мостафин
Туган 7 сентябрь 1950(1950-09-07) (73 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре классик көрәш
Балалар Алия Мостафина, Наилә Мостафина
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1975), Россия атказанган тренеры (2000)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Фәрхат Мостафин 1950 елны Мәскәүдә дөньяга килгән. Атасы Әхәт һәм анасы башкалага Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районына караган Рбишча авылыннан күчеп киләләр.

Спорт белән шөгыльләнүен тәмамлагач, тренерлык эшенә кереп китә. Көрәш буенча ЦСКА клубын һәм Россия җыелма командасын тренерлык итә.

Мәскәү өлкәсендә яши. Ел да уза торган Мәскәү сабантуенда көрәш бәйгесен хөкемдарлык итә. Халыкара категорияле спорт хөкемдары. Билбаулы көрәш ярышларын хөкемдарлык итә. Билбаулы көрәш Дөнья һәм Россия чемпионатларында баш хөкемдар булып тора.

 
Ике тапкыр Дөнья чемпионы булып кайткан кызын аэропортта каршы алу, 2010 ел