Рафаил Насибуллов

Рафаил Насибуллов (шулай ук рус. Роман Насибулов) – танылган көрәшче, классик көрәш буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа чемпионы (1982), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1982), СССР чемпионы (1982, 1983), Поддубный ис. Көрәш бәйгесе җиңүчесе, Дөнья кубогы иясе. 62 кг кадәрге үлчәмдә чыгыш ясаган.

Рафаил Насибуллов
Туган телдә исем Рафаил Кадыйр улы Насибуллов
Туган 25 декабрь 1961(1961-12-25)
Мордовия, Саранск шәһ.
Үлгән 16 август 2009(2009-08-16) (47 яшь)
Саранск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре көрәшче, классик (грек-рим) көрәш
Бүләк һәм премияләре халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1982)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Рафаил Кадыйр улы Насибуллов 1961 елны Саранск шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән.

Классик көрәш белән 1976 елда Саранск «Динамо» клубында шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры – Виктор Зотов. 1978 елны Рафаил Советлар Союзы мәктәп балалары «Спартакиад»сында беренчелекне яулый һәм 16 яше тулыр-тулмас спорт остасы нормасын тутыра.

1979 елны яшьләр арасындагы ил беренчелегендә җиңү яулый.

1982 елны СССР чемпионатында беренче булып чыга һәм Дөнья белән Европа беренчелегендә чыгыш ясарга хокукы ала.

Варнада (Болгария) узган Европа беренчелегендә аңа тиңнәр табылмый, ул барча көндәшләрен җиңеп чемпион исемен ала. Журналистлар аны танк белән чагыштыралар. Финалда аңа каршы чыккан мәшһүр болгар дөнья чемпионы Панайот Киров татар егетенә каршы берни эшли алмый.

Шул ук елны Катовице (Польша) Дөнья беренчелегендә барча көндәшләрен егып финалга чыга. Насибуллов Польша көрәшчесе Рышард Свирад белән көрәшкәндә көндәшенә алыш буена өмет күрсәтми. Исәп 4-0. Алыш бетәргә 7 секунд калып барганда кинәт хөкемдар чаңы яңгырый. Рафаил моны алыш беттегә санап көндәшен җибәрә, тегесе моннан файдаланып алым ясый. Хөкемдарлар бу этлекне чиста көрәшкә тиңләп иң югары – 5 балл итеп бәялиләр. Нәтиҗәдә алтын медаль Свирадка тапшырыла. Соңыннан билгеле булганча, СССР командасы тренерлары алдан хөкемдарлар белән килешеп, шулай итеп алтынны Польша командасына «бүләк» итәргә булганнар.

1983 елда тренерлар белән низаг көчәя генә барган. Ул елны Насибуллов икенче тапкыр СССР беренчелегендә җиңеп чыга. Ләкин баш тренер Сапунов Европа беренчелегенә башка көрәшчене алып барган.

Гаделсезлеккә түзә алмыйча, талантлы көрәшче спорn белән шөгыльләрен туктата.

2000 елдан Насибуллов грек-рим көрәше балалар һәм яшьләр олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер. 2006 елдан – Россия яшьләр җыелма командасының тренеры.

Спортсмен 2009 елның 16 августында үз фатирында йөрәк җитешсезлеге белән дөньядан китә. Аның кабере ата-бабалары белән янәшә – Аксюн авылы зиратында.

Рәсемнәр үзгәртү

 
көрәшче Рафаил Насибуллов булачак Олимпия чемпионы Камандар Бафалы-оглы Маджидовны күтәреп сала. 1983, СССР халыклары «Спартакиада»сы


Чыганак үзгәртү