Фәткуллин Камил – танылган көрәшче (грек-рим өслүбе). Халыкара спорт мастеры (1978), СССР атказанган спорт мастеры (1980). СССР чемпионы (1977, 1979), дөнья чемпионаты көмеш медаль иясе (1977, 1979, 1983 – 57 кг. категориясендә), Европа чемпионы. «Дуслык» (1984) бәйгесе җиңүчесе. Авырлык категориясе – 52 кг кадәр, 57 кг кадәр.

Камил Фәткуллин
Туган телдә исем Камил Мәхмүт улы Фәткуллин
Туган 1 июль 1957(1957-07-01) (66 яшь)
Үзбәкстан, Ташкәнт өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре классик (грек-рим) көрәш
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1980), Үзбәкстанның Дустлык ордены иясе (2009)
Спорт такымы әгъзасы Буревестник[d], Ташкәнт, Динамо[d] һәм Динамо[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Камил Мәхмүт улы Фәткуллин 1957 елда Ташкәнт өлкәсендә дөньяга килгән.

Ташкәнтнең «Динамо» һәм «Буревестник» такымнары өчен чыгыш ясаган.

1975 елда яшьләр арасындагы Болгариядә узган дөнья чемпионатында, 1976 елда Польшада узган Европа чемпионатында беренчелекне яулый.

1977 елда башта Төркиядәге Европа чемпионатында венгр Лайош Рацка оттырып өченче була. Гөтеборгтагы (Швеция) Дөнья чемпионатында венгрны җиңә, ләкин финалда Румыниядән килгән Нику Гынкэга оттыра.

1979 елда үзенең икенче дөнья чемпионатында яңадан икенче булып кала. Бу юлы да аның юлын Лайош Рац кисеп чыга, венгр финалда җиңә. Әлеге венгр белән Камил Фәткуллин барлыгы 4 тапкыр очраша, ике кат җиңә, ике – җиңелә.

1981 елда Бүкрәш Универсиадасында икенче урынга чыга.

1983 елда Киевта узган Дөнья беренчелегендә яңадан икенче урыннан биегрәк күтәрелә алмый. Бу юлы ул авыррак, 57 кг категориядә чыгыш ясый. Финалда японияле Масако Этога оттыра.

Ниһаят, 1984 елда ул Европа беренчелегендә 1нче урынга чыга. Бу турнир Швециянең Йөнчөппиң каласында уздырылган. Бу юлы Камил Фәткуллин 4 көрәшчене чиста җиңә, бишенчесе – Алманиядән булачак Олимпия чемпионы Пассарелли үзе келәмгә чыгудан баш тарта.

Камил Фәткуллин үзе дә Лос-Анджелеста узарга тиешле Олимпия уеннарына җыелма команда составында барырга тиеш була, ләкин СССР җитәкчелеге соңгы мизгелдә Уеннарда катнашмаска дигән карарга килә. Олимпиада узган көннәрдә социалистик илләр спортчылары өчен «Дуслык-1984» уеннары оештырыла. Будапештта узган классик көрәш бәйгесендә Камил Фәткуллин җиңү яулый.

2004 елдан Үзбәкстанның грек-рим көрәшчеләре җыелма командасының баш тренеры. Үзбәкстанның Дустлык ордены (2009) иясе.

Искәрмәләр үзгәртү