Габдулла Тукай урамы (Октябрьски)

Габдулла Тукай урамы (баш. Ғабдулла Туҡай урамы, рус. улица Габдуллы Тукаева) — Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә урнашкан кечкенә урам.
Почта индексы 452607. ОКАТО коды 80435000000.
Координаталары 54.484991, 53.438457.

Габдулла Тукай урамы
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Октябрьски
Октябрьски. Ык күпере һәм Габдулла Тукай урамы

Урнашуы үзгәртү

Шәһәрнең көнбатыш өлешендә, шәһәр читендә, Елга-Көнбатыш микрорайонында урнашкан урам. Ык елгасына, Татарстан белән чиккә илтә. Шәһәр үзәген М5 «Урал» федераль юлы белән тоташтыра. Фрунзе урамы белән киселештә башлана. крестьян урамы, Яр буе урамы белән кисешә.

Тарих үзгәртү

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (18861913) хөрмәтенә аталган.

  Безнең Октябрьски үзенчәлекле. Диңгез өсте тигезлегеннән 180 метрда урнашуы белән генә түгел... Башкортстанны Татарстан белән тоташтыручы бөек шагыйрь Габдулла Тукай урамы белән дә[1]
 

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк.
Ык елгасы аркылы салынган күпер[2].

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү