Вагыйз Фәтхуллин
Вагыйз Шәйхулла улы Фәтхуллин — төзелеш механикасы гыйлеме белгече, техник фәннәр кандидаты, профессор, татар телендә техник белем бирү оештыручыларының берсе. Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1996).
Вагыйз Фәтхуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Вагыйз Шәйхулла улы Фәтхуллин |
Туган | 24 март 1937 Азнакай районының Мәсгут авылы |
Үлгән | 21 сентябрь 2005 (68 яшь) |
Милләт | татар |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүВагыйз Фәтхуллин Азнакай районы Мәсгут авылында 1937 елның 24 мартында туа. Башта җидееллык мәктәпне, аннан Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбен тәмамлый. Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге нефть техникумының төзелеш бүлегендә укый. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайта.
1964 елда Вагыйз Фәтхуллин Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый һәм төзелеш конструкцияләре кафедрасында укыта башлый. 1973 елда Ленинградта җыелма-монолит конструкцияләрнең ныклыгын өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1979 елда Вагыйз Фәтхуллинга доцент, 1994 елда профессор дигән гыйльми дәрәҗәләр бирелә. 1980—1983 елларда, югары белемле мөгаллим буларак, Алжирның Аннаба университетында укыта. 1984—2005 елларда ул төзүче инженерлар институтының төзү факультеты деканы вазифаларын башкара.
Эшчәнлек
үзгәртүВагыйз Фәтхуллин җитәкчелегендә «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелә. Ул — Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Фән һәм мәгариф буенча комиссия рәисе, Татарстандагы югары уку йортларның ректорлар советы каршындагы татарча укыту буенча фәнни-методик үзәкнең рәис урынбасары, Татарстан Фәннәр академиясе Гуманитар бүлегенең «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» буенча гыйльми-методик советы рәисе буларак та зур һәм нәтиҗәле эш алып барды. «Фән һәм тел» журналын аякка бастыручыларның берсе.
Татар теленә чын-чынлап дәүләт теле статусы бирергә уйлыбыз икән, без мәктәпкәчә тәрбияне дә, урта белем бирүне дә, югары белемле белгечләр хәзерләүне дә ана телендә алып барырга тиешбез. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: шушы изге эшнең төп өлешен бүген, безнең буын үтәп чыга алмаса, алдагы елларда бербөтен татар мәгариф системасын төзеп булмас. Вагыйз Фәтхуллин
|
Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре
үзгәртүВагыйз Фәтхуллинның фән һәм укыту өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеге «Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе» исеме, «Югары белем бирү өлкәсендә уңышлары өчен» билгесе һ. б. дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнде.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Нарбеков А.И. Татар мәгърифәтчесе Вагыйз Фәтхуллин. Китапта: Югары һөнәри белем бирү системасында иктеллелек: фәннәрне татарча укыту. Республика фәнни-гамәли конференциясе материаллары. Казан, 2006. 2016 елның 6 март көнендә архивланган. 7-9 битләр.
- Нарбеков А.И. Күренекле мәгърифәтче. - Казан: «Фән һәм тел» журналы. №1 (46), 2011.