Фән һәм тел (журнал)

(Фән һәм тел журналы битеннән юнәлтелде)

«Фән һәм тел» журналы — төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган, Казанда татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал. Беренче саны 1999 елның 25 мартында чыкты.

Фән һәм тел
Tөр

фәнни-хәбәри


Гамәлгә куючы

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре идарәсе

Баш мөхәррир

Рәшит Шакир

Нигезләнде

1999

Тел

татар теле

Төп офис

Россия, Татарстан, Казан, Яшел урам, 2

Тиражы

500 данә

Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б.

Журналны оештыруда татар галиме Вагыйз Фәтхуллин роле аеруча әһәмиятле.

Рубрикалар үзгәртү

  • Тел, әдәбият һәм тарих
  • Милли мәгариф
  • Фән һәм гамәл
  • Фәнгә кереш
  • Җыеннардан хәбәр
  • Китап киштәсе

Журналның даими авторлары арасында: Рифгать Әхмәтьянов, Марсель Әхмәтҗанов, Җәүдәт Сөләйманов, Дөрия Рамазанова, Наил Туктамышов, Галим Хисамиев, Абрик Камалов.

Сылтамалар үзгәртү