Дөрия Рамазанова

Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы (рус. Рамазанова Дария Байрамовна, 17.09.1938, Пүкәл, Саба районы, ТАССР — 24.04.2019, Казан шәһәре, ТАССР) — тел галиме, филология фәннәре докторы (1998 ел), профессор (2008 ел), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2012 ел).

Дөрия Рамазанова
Туган телдә исем Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы
Туган 17 сентябрь 1938(1938-09-17)
Пүкәл, Саба районы, ТАССР
Үлгән 24 апрель 2019(2019-04-24) (80 яшь)
Казан, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Һөнәре тел галиме

Биографиясе үзгәртү

Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы 1938 елның 17 сентябрендә ТАССРның Саба районы Пүкәл авылында туган.

1955 елда Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач,[1] 5нче техник училищеда (Казан шәһәре) токарьлыкка укый, 296нчы п/я заводында эшли (1956−1964).[2] 1957—1963 елларда Казан университетында белем ала. 1967—1997 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997—2016 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

1967 елдан татар диалектологиясе өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре алып бара башлый.[2]

1970 елда «Урта Кама тирәсе татар сөйләшләре» темасына кандидатлык, 1998 елда «Көнбатыш Урал ареалы татар сөйләшләре формалашуы һәм яшәешенең тарихи-лингвистик үзенчәлекләре» темасына докторлык диссертацияләре яклый.[1]

2019 елның 24 апрелендә Казанда вафат була.[2]

Хезмәтләре үзгәртү

26 китап, 500дән артык фәнни хезмәт авторы.[3] Хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә, Урта Кама төбәге, Башкортстан, Себер һәм Пермь татарлары сөйләшләре) карый.[4][5]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү