Төп менюны ачу

Марина Карпова (Марина Иван кызы Карпова) – җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия урыс халык хоры солисты.

Марина Карпова
Туган телдә исем Марина Иван кызы Карпова
Туган 4 декабрь 1989(1989-12-04) (29 яшь)
Октябрьский, Башкортстан АССР, ССРБ
Милләт татар
Һөнәре җырчы
Ата-ана
  • Иван Дмитрий улы (әти)
  • Лидия Кузьма кызы (әни)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1989 елның 4 декабрендә Башкортстан АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. Әти - әнисе Башкортстанның Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылыннан.

Октябрьский музыка мәктәбенең фольклор бүлеген тәмамлый. «Таусень» ансамблендә шөгыльләнә. Керәшен җырларын җырлап дебют ясый.

Керәшен җырларын Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылында яшәүче әбисе Валентина Василий кызыннан өйрәнә.

Мәктәпне тәмамлагач, Питырбур мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

Уку алдынгысы буларак, Питырбур губернаторы стипендиясен алып укый.

Ике курсны укып бетергәч, Мәскәүгә күчеп, (заманында Жанна Агузарова, Александр Малинин, Надежда Кадышева, Алла Пугачёва, Екатерина Шаврина укыган[1]) Ипполитов - Иванов исемендәге дәүләт музыкаль- педагогика институтын тәмамлый .

ИҗатыҮзгәртү

Зур конкурсны үтеп (1 урынга 10 кеше)[2], М.Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия урыс халык хорына эшкә кабул ителә.

Репертуарында – Русиянең төрле өлкәләрендә яшәүче урыс халкының, аерым алганда казакларның, җырлары, биюләре, такмаклары: "Лена буе ямчыларының кадриле"Кадриль преленских ямщиков»), "Касыйм биюе"Касимовская пляска»), "Сарытау карачанкасы"Саратовская карачанка»).

«Мин горурланам синең белән, Ватан», «Русия – Ватаным минем», «Русия анакай», «Җиңелмәс Русия, хакыйкый Русия» концерт программаларында чыгышлар ясый.

Дәүләт күләмендә уздырыла торган бәйрәм концертларында һәм чараларында катнаша. «Бөтенрусия милли мәдәният фестивале», «Казакларның түгәрәге», «Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре», Русия хөкүмәтенең «Русия җаны» («Душа России») еллык премиясен тантаналы тапшыру чарасында катнашып килә[3].

Русия дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының чит илләрнең башлыклары белән очрашуларының мәдәният программаларына, чит илләрдә «Русиянең мәдәнияте көннәре»нә даими чакырыла.

Хор белән дөнья буйлап гастрольдә йөри: Көнбатыш Аурупа илләре, Кытай, Монголия, Корея.

ЧыганакларҮзгәртү

Андреев А.Г., Латыпова А.А. и др. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Каримов Р.М., Шокурова С.П.,Кусырева Ю.А.15 лет землячеству. Бакалы, 2014.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү