Лена (рус. Лена, сах. Өлүөнэ) — Көнбатыш Себердәге елга.

Лена
География
АТБ Якутия, Өркет өлкәсе
Ил Россия
ДДӨБ 1466 метр, 0 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53°56'8"тн, 108°5'31"кнч, 72°24'42.8"тн, 126°41'4.9"кнч
РДСР 18030900112117500000010, 18030300212117200000003 һәм 18030700112117400000000
Tarddiad Байкальский хребет Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Лаптевлар диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 2 490 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 4294 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 16 350 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 4400 км, Бассейнының мәйданы — 2 490 мең км². Байкал тау тезмәсендә башланып, Лаптевлар диңгезенә дельта ясап коела. Югары агым һәм бассейнының зур өлеше Байкал буе һәм Байкал артының таулы районнары һәм Урта Себер яссы таулыгында. Югары агымында Лена үзәне тар (1 — 10 км), ярлары биек, түбәнрәк үзән 30 километрга кадәр киңәя, ярлары Якутскига кадәр биек, кыялы, түбәнлекләрдән гыйбарәт. Төп кушылдыклары: сулда Нюя, Вилюй, уңда Киренга, Витим, Олёкма, Алдан. Уртача су чыгымы 17 мең м³/сек. Октябрьда боз белән каплана, июнь башында боздан арына. Мөнтәзәм көймәләр йөреше — Усть-Кут шәһәреннән.

Төп портлар һәм пристаньнәр: Осетрово, Киренск, Ленск, Олёкминск, Покровск, Якутск, Сангар. Балык тотыла.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. А.А. Зайцев, О.М. Кирик, В.С. Михайлов ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ РЕЧНОГО ЛЬДА С РУСЛОМ НА р. ЛЕНЕ И ЕЕ ПРИТОКАХ // НАУЧНО-ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ ЛАБОРАТОРИЯ ЭРОЗИИ ПОЧВ И РУСЛОВЫХ ПРОЦЕССОВ им. Н.И. МАККАВЕЕВА. — Москва: МГУ. — С. 244.