Айрат Шаммазов, Айрат Минһаҗ улы Шаммазов, рус. Шаммазов Айрат Мингазович — галим, академик, техник фәннәр докторы, Уфа дәүләт нефть техника университетының ректоры (1994-2014).

Айрат Шаммазов
Туган телдә исем Айрат Минһаҗ улы Шаммазов
Туган 31 август 1947(1947-08-31) (76 яшь)
Уфа, Башкортстан АССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре галим, профессор, ректор
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Җефет Альбина Рәфкать кызы Шаммазова
Балалар улы Азат Шаммазов (18.12.1974) — техник фәннәр кандидаты (2000); улы Илдар Шаммазов (31.12.1981) — техник фәннәр кандидаты (2006), доцент
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Почет ордены (РФ)
Дуслык ордены (Вьетнам)
РФ атказанган фән эшлеклесе (2003)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм профессор

 Айрат Шаммазов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 31 августында Уфа шәһәрендә туа. 1955-1963 елларда Алманиядә урта мәктәптә, 1963-1966 елларда Уфаның 10-санлы мәктәбендә укый, аны көмеш медальгә тәмамлый.

Һөнәри үсеш баскычлары үзгәртү

катлауланган шартларында торба үткәргечләрнең эшләтү тәртибен яхшырту һәм диагноз кую»

  • 1971 елдан Уфа нефть институтының торба үткәргеч транспорты тармак лабораториясендә кече фәнни хезмәткәр, инженер.
  • 1975 елдан «Газ һәм нефть үткәргечләрне проектлау һәм хезмәт иттерү» кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, югары математика кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы.
  • 1986 елдан Уфа нефть институтында профессор, факультетның деканы.
  • 19891993 елларда укыту эшләре буенча проректор.
  • 1993 елдан беренче проректор, «Нефть һәм газны саклау һәм күчереп йөртү» кафедрасының мөдире.
  • 1994 елда Уфа дәүләт нефть техника университеты ректоры булып сайлана.1999, 2004, 2009 елларда янәдән сайлана. 2014 елда вазыйфадан китә[1].
  • 2001 елдан Башкортстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, 2003 елдан тулы хокуклы әгъзасы булып сайлана[2].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Айрат Шаммазов — нефть һәм газ корылмаларын куллануның, аларны күчереп йөртүнең ышанычлы һәм табигатькә зыянсыз юлларын табу ысулларын өйрәнүче зур галим. Шулай ук Арктикада диңгездә табылган нефтьне эшкәртү тәҗрибәсен, анда кулланыла торган төрле платформаларны, Арктика шартларында диңгез аша нефть һәм газ үткәргечләр кору мәсьәләләрен дә өйрәнә.

350 фәнни хезмәте, шул исәптә ВАК исемлегендәге журналларда басылган 104 мәкаләсе, 15 монография, 16 дәреслек, 53 патенты бар. Шәкертләре арасында 6 фән докторы, 14 фән кандидаты.

20062011 елларда Башкортстан фәннәр академиясе президенты. Гамәли кимәлдәге фәнни эшкәртмәләргә, бигрәк тә яшь галимнәргә, грант тәртибендә акча бүлү ысулларын киң кертә.

Уфа нефть институтының диссертацияләр яклау советының рәисе. «Транспорт и хранение нефтепродуктов и углеводородного сырья» журналының баш мөхәррире. Россия тау фәннәре академиясенең Көньяк Урал бүлекчәсенең рәисе[3].

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Ректор вазыйфасында үзгәртү

20122013 уку елында Уфа нефть институтында 53 Россия төбәгеннән һәм 44 чит илдән 18 000 студент белгечлек бирә торган 100 юнәлеш буенча укый. 29 фәнни белгечлек буеча аспирантура, 6 белгечлек буенча докторантура эшли. Айрат Шаммазов белгечлек алган шәкертләрен эшкә урнаштыруны даими кайгырта: 92-96% ы эшкә урнаша. Студентлар шәһәрчеге дистә еллар Башкортстан буенча ярышта алдынгы булып килә[5].

Иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

әгъзасы[6].

«Бакалы якташлары» оешмасы үзгәртү

1999 елдан «Бакалы якташлыгы» оешмасының оештыручысы һәм 2000 елдан оешманың башлыгы. Бакалы районының социаль — икътисади һәм мәдәни үсешен даими кайгырта.

19992014 елларда Бакалы районының авыл мәктәпләренә 15 компьютер классы бүләк итә.

Бакалы районы яшьләренең Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларына керүен тәэмин итү өчен, районда вузларның әзерлек курсларын оештыра[7].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Башкортостан. Краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996.
  2. Уфимский государственный нефтяной технический университет. Доктора наук, профессора УГНТУ. К 50-летию УГНТУ. — М.: Недра, 1997.
  3. Уфимский государственный нефтяной технический университет. К 50-летию УГНТУ. Сборник статей. — М.: Недра, 1998.
  4. Инженеры Урала. Энциклопедия. — Екатеринбург: Уральский рабочий, 2001.
  5. Дела и люди Уфимского Нефтяного. 60 лет УГНТУ. Летопись. — Уфа: Инеш, 2009.
  6. Андреев А.Г., Латыпова А.А. идр. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. три шурупа ӨФӨ сайты
  2. «Кто есть кто в Республике Башкортостан» сайты
  3. «Свободная энциклопедия Урала» сайты, archived from the original on 2020-03-31, retrieved 2014-08-23 
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-02-01, retrieved 2014-08-23 
  5. Уфа нефть институты сайты, archived from the original on 2013-07-27, retrieved 2014-08-23 
  6. Башкортстан Корылтае сайты
  7. Андреев А.Г., Латыпова А.А. и др. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
  8. Андреев А.Г., Латыпова А.А. идр. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6