Серго Орджоникидзе

Серго Орджоникидзе, Григорий Константин улы Орджоникидзе (гөрҗ. გრიგოლ კონსტანტინეს ძე ორჯონიკიძე, трансл. Григол Константинес дзе Орҗоникидзе, 1886 елның 24 октябре, РИ, Кутаис губернасы, Шорапан өязе, Гореша — 1937 елның 18 феврале, Мәскәү) — инкыйлабчы, совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, ВКП (б) ҮК сәяси бюросы әгъзасы (1930-1937), I-VII чакырылыш ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ авыр сәнәгать халык комиссары (1932-1937).

Серго Орджоникидзе
Туган телдә исем Григорий Константин улы Орджоникидзе
Туган 24 октябрь 1886(1886-10-24)
Россия империясе, Кутаис губернасы,
Үлгән 18 февраль 1937(1937-02-18) (50 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт гөрҗи
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре фельдшер, инкыйлабчы
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Зинаида Гаврила кызы Павлуцкая (18941960)
Балалар кызы Этери (19232010)
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

 Серго Орджоникидзе Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1886 елның 24 октябрендә Россия империясенең Кутаис губернасы (хәзерге Грузия) Шорапан өязе Гореша авылында бөлгән грузин асылзаты гаиләсендә туган. Харагаули авылында земство мәктәбен (1898), Тифлистә Михайлов хастаханәсе каршындагы фельдшерлар мәктәбен (1905) тәмамлаган. 1902 елда Тифлис фельдшерлар мәктәбендә укыганда, социал-демократлар түгәрәгенә керә, 1903 елда РСДРПга кабул ителә, большевик. Һөнәри инкыйлабчы Симо́н Арша́кович Тер-Петрося́нның (Камо) шәкерте. Беренче Россия инкыйлабы вакытында Кавказ арты шәһәрләрендә (Батум, Гудауты, Тифлис, Бакы) большевикларның идән асты оешмасының актив катнашучысы була. 1904 елда тыелган әдәбият саклаган өчен беренче мәртәбә кулга алына. Чит илдән корал кабул иткәндә тотылып, 6 ай (1905, декабрь1906, май) Сухум төрмәсендә утыра. 1906 елның августында Алманиягә китә. 1907 елда кире кайта, нефть промыселларында фельдшер булып эшли. 1907 елда Бакы төрмәсендә Сталин (Коба) белән таныша. 1909 елның февралендә Себергә (Енисей губернасы Пинчуга вулысы Потоскуй авылына) мәңгелек сөргенгә хөкем ителә. Август аенда сөргеннән кача, Бакы аркылы Персиягә, 1910 ел ахырында Парижга китә. 1911 елның язында Париж бистәсе Лонжюмода В. И. Ульянов-Ленин оештырган фирка мәктәбендә укый. 1911 елда Ленин кушуы буенча Россиягә кайта, Россия социал–демократ эшче фиркасенең (рус. РСДРП) 1912 елгы Прага конференциясен (1912, гыйнвар) оештыруны башлап йөри. 1912 елның апрелендә Петербургта кулга алына, Шлиссельбург кирмәненә ябыла. Өч елдан Якутскига сөрелә, анда табиб булып эшли. 1917 елда Петроградка кайта. РСДРП (б) ның VI корылтаенда катнаша. Корылтайда Ленинның Вакытлы хөкүмәт судына баруына кискен каршы төшә. Разливта качып ятучы Ленин белән элемтәдә тора. Бөек Октябрь инкыйлабын тормышка ашыруда актив катнаша. ВЧКның беренче составына сайлана. Россия ватандашлар сугышы вакытында Кызыл гаскәрдә җитәкче урыннарда: 14нче һәм 16нчы армияләрнең Инкыйлаби-хәрби шурасы (рус. РВС) әгъзасы, Деникинны тар-мар итүдә өлеше зур. Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Гөрҗистан хөкүмәтләрен бәреп төшереп, ЗСФСР төзүдә турыдан-туры катнаша.

1922 елның февраленнән РКП (б)ның Кавказ арты крайкомы беренче сәркатибе.

1926 елның сентябреннән РКП (б) Төньяк Кавказ крайкомы беренче сәркатибе.

1926-1930 елларда ВКП (б) Үзәк контроль комиссиясе рәисе, эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссары, ССРБ ХКШ рәисе урынбасары.

1930-1931 елларда ССРБ Халык хуҗалыгы югары шурасы (рус. ВСНХ) рәисе.

1932 елның гыйнварыннан ССРБ авыр сәнәгать халык комиссары.

1937 елның 18 февралендә Мәскәүдә йөрәк өянәгенән вафат була (үзен-үзе аткан дигән версия дә бар [1]). Мәскәү кирмәне диварында җирләнгән.

 
Мәскәү кирмәне диварында көле җирләнгән урын

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ 1932-1944, 1954-1990 елларда Орджоникидзе дип аталган.

Әдәбият үзгәртү

  1. Алексей Абрамов. У Кремлёвской стены. М.: «Политиздат», 1984.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Орджоникидзе Григорий Константинович (Серго). Национальная историческая энциклопедия