Игорь Юрьевич Бабушкин (1970 елның 5 апреле, Рыбинск, Ярыслау өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2019 елның 17 сентябреннән Әстерхан өлкәсе губернаторы (2019 елның 5 июненнән 17 сентябренә кадәр Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы).

Игорь Бабушкин
Туган 5 апрель 1970(1970-04-05) (54 яшь)
Рыбинск, Ярыслау өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Московское высшее военное командное училище[d] һәм Голицынский пограничный институт ФСБ России[d]
Һөнәре хокук белгече
Хәрби дәрәҗә полковник һәм полковник[d]

 Игорь Бабушкин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Игорь Бабушкин 1970 елның 5 апрелендә Ярыслау өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә туа[1].

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү югары хәрби команда училищесына укырга керә, 1992 елда аны тәмамлый.

1992 елдан 2012 елга кадәр Россия Кораллы көчләрендә һәм Россия федераль иминлек хезмәте бүлекчәләрендә хезмәт итә. Полковник исемендә Махсус төзелеш федераль агентлыгында хезмәт итә.

2002 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Голицын чик буе институтында өстәмә белем ала. Шулай ук Менеджмент, икътисад һәм инновацияләр институтын тәмамлаган.

2013 елның гыйнварында Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. Дәүләт казнасы, федераль хакимият органнары һәм куркынычсызлык өлкәсендә оешмалар, тармак оешмалары һәм чит ил милке белән идарә итү, сәнәгать комплексы оешмалары белән идарә итү буенча кураторлык иткән, Рус православ чиркәвенә дини билгеләнештәге объектларны тапшыру сорауларына җавап биргән.

2018 елның сентябрендә Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Александр Матовников урынбасары итеп билгеләнә.

2019 елның 5 июненнән Россия Президенты Владимир Путин указы белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[2].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Әстерхан өлкәсе губернаторы сайлауларының беренче турында 75,64% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[3].

Бүләкләр үзгәртү

Төрле елларда дәүләт бүләкләре һәм аерымлык билгеләре алган. Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясенең 2 yxt класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2015). Запастагы полковник.

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән. Кызы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография Игоря Бабушкина. ТАСС (2019-06-05).
  2. Шереметьева, Инна. (2019-06-05). Врио губернатора Астраханской области Игорь Бабушкин: биография. Комсомольская правда.
  3. Бабушкин побеждает на выборах губернатора Астраханской области с 75,64% голосов. www.kommersant.ru (2019-09-09).

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре