Тозлак (лат. Sálsola) — Амарантчалар (Amaranthaceae) семьялыгына керүче үсемлекләр ыругы. Ыруг вәкилләре арасында үләннәр, ярымкуаклар, куак һәм агачлар очрый.

Тозлак
Халыкара фәнни исем Salsola L., 1753[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Солянковые[d][4]
Таксономик төр S. kali[d][5][6]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Энциклопедический словарь Гранат[d]
Нәрсәнең чыганагы salsoline alkaloids[d]

 Тозлак Викиҗыентыкта

Таралу

үзгәртү

Алар Европа, Азия һәм Африкада таралган. Тозлаклар нигездә тигезлектә, коры һәм тозлы туфракларда, чүлләр һәм ярымчүлләрдә үсәләр. Америка һәм Австралиягә читтән кергән үсемлек.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: калкулык тозлагы (Salsola collina) һәм курай тозлагы (Salsola tragus) – ара-тирә барлык районнарда да очрыйлар. Далаланган тау битләрендә, көтүлекләрдә, чүпле урыннарда, юл буйларында үсә.

Элек бу ыругны Алабутачалар семьялыгына керткәннәр.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү

10-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы тармакланган. Яфраклары тар, чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, чәчәк төркеме куентылы башак. Җимеше – канатча. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Куллану

үзгәртү

Калкулык тозлагының җир өсте өлешләрендә сапониннар, алкалоидлар, калий тозлары, натрий бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе бөер, бавыр һәм йөрәк авыруларын дәвалауда кулланыла.

Курай тозлагы – терлек азыгы.[7]

Төрләр

үзгәртү

Ыругта 65 төр бар[8]:

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 Appendix III: Conserved, protected, and rejected names of genera and subdivisions of genera // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  4. 4,0 4,1 Akhani H., Roalson E. H., Edwards G. Diversification of the old world Salsoleae s.l. (Chenopodiaceae): Molecular phylogenetic analysis of nuclear and chloroplast data sets and a revised classification // International Journal of Plant SciencesUniversity of Chicago Press, 2007. — ISSN 1058-5893; 1537-5315doi:10.1086/518263
  5. 5,0 5,1 Wilson K. L. Report of the General Committee: 20 // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2017. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.12705/664.15
  6. 6,0 6,1 Freitag H., Mosyakin S. L. (2323) Proposal to conserve the name Salsola (Chenopodiaceae s.str.; Amaranthaceae sensu APG) with a conserved type // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2014. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.12705/635.15
  7. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tozlak Онлайн - энциклопедия Tatarica
  8. Salsola (en). Plants of the World Online. әлеге чыганактан 2021-10-27 архивланды. 2021-07-15 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү
  • Солянка // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар

үзгәртү