Төп менюны ачу

Роза(Гөлчәчәк) чәчәге.Үзгәртү

Гөлчәчәкның төре.Үзгәртү

Розаларның 250 гә якын төре билгеле, аларның күпчелеге Төньяк ярымшарның у ощутилртача һәм субтропик өлкәләрендә үсә. Кыргый розаларны гөлҗимеш дип атыйлар. Гөлҗимешнең күпчелек төрләрен паркларда, бакчаларда декоратив максатта үстерәләр. Культуралы розалар килеп чыгышының күп гасырлы тарихы бар. Бакча розалары берничә кыргый төрдән барлыкка килгән. Бу - нигездә, галла розасы, дамасс розасы, йөзьяфраклы роза, шулай ук Азия розалары. Алардан чәй исен хәтерләткән чәй розалары барлыкка килгән. Элекке сортларның кимчелеге - чәчәкләрнең тиз шиңүе. 17-19 гасырда селекционерлар розаның ремонтантлы сортларын чыгардылар, аларның чәчәк атуы кабатланып тора. Ремонтантлы сортларны чәй розалары белән кушып, чәй гибридлы розаларны чыгардылар. Аларның нәфис, хуш исле, катмарлы таҗлы, озак чәчәк атучы сортларын хәзер киң үстерәләр. 25000нән артык сорты билгеле.

Розачалар семьялыгы.Үзгәртү

Җир йөзендә чәчәкле үсемлекләр үсә торган барлык өлкәләрне диярлек яулап алган, ләкин алар Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик зоналарында күбрәк тупланган. Розачалар төрле үсемлек бергәлекләрендә очрый. Роза 70-200см биеклегендә мәңге яшел яки яфрагын коючан куаклар. Бәбәкләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман катлаулы, төпчек яффраклы. чәчәкләре күпчелек очракта ялгыз, ике җенесле, 5 әгъзалы.

Бик урынлы әйтү.Үзгәртү

Роза чәчәге исә борынгы заманнардан ук чәчәкләр патшасы булып саналган.  Аны Алла бүләгенә тиңләгәннәр. Ул хәзер дә үз кыйммәтен югалтмады. Матурлыгы белән генә түгел, эротик үзлекләргә ия хуш исе белән дә үзенә җәлеп итә. Гөлчәчәкләрне тәҗрибәле бакчачылар гына үстерә ала дип уйларга кирәкми. Әлбәттә, бу гөл көйсез, әмма аңа теләгән һәркем якынаю юлын таба ала.

Өйдә үстерү өчен, розаның кызыл бенгаль төрен утырту отышлы. Ул ел әйләнәсе чәчәкләре белән сөендерергә мөмкин. Шулай ук тармаклы полиант (кустистая полиантовая), бурбон төрләрен дә үз итүчеләр бар.

Барлык гөлчәчәкләр дә яктылыкны ярата, әмма корылыкны “җене сөйми”. Җәен бу гөлгә суны күп сибәргә кирәк. Шулай ук иртә-кич җылымса су бөркү яхшы. Ә кышын һәм язын, күбрәк чәчәк атсын өчен розаны с алкынча, әмма якты җирдә тоталар. Бу чорда су сибү дә азая.

үсү урыны.

Гөлчәчәкне роза дип йөртү борынгы римлылардан калган, диләр. Безнең көннәргә кадәр үк гөлчәчәкне «чәчәкләр патшасы» дип йөрткәннәр. Шундый мактаулы исемне халык аңа ни өчен биргән соң?

Ул — тропик якларга хас булган үсемлек. Моннан 4000 еллар элек аны Вавилонда, Иранда күпләп үстергәннәр. Элек Иран дәүләтенең исеме Гөлстан (Гөлләр иле) булган. Аннан соң гөлчәчәк башка илләргә дә тарала башлаган. Нинди генә халык һәм ил булмасын, һәркайсында гөлчәчәк — халыкның иң яраткан чәчәге. Шушы елларга хәтле бу культуралы үсемлек бервакытта да үзенең әһәмиятен югалтмаган. Борынгы Римда ул иң данлы чәчәк булып исәпләнгән. Бернинди бәйрәм дә, тантаналы вакыйга да анда хуш исле чәчәктән башка уздырылмаган. Ислемайлар җитештерүдә дә гөлчәчәк кадәр киң кулланылган тагын нинди үсемлек бар икән?

Гөлчәчәк хәзер декоратив үсемлек һәм хуш исле май — роза мае чыгару максаты белән үстерелә. Безнең илдә ислемай җитештерү өчен, берничә совхоз гөлчәчәк үстерү белән шөгыльләнә.

Кырым өлкәсендә генә дә берничә совхозда 1500 га чамасы гөлчәчәк үстерелә, һәм ел саен анда мең тоннага чаклы таҗ яфраклары җитештерелә. Белгечләр, бер килограмм роза мае табу өчен, 1000 кг чамасы таҗ яфраклары кирәк, дип әйтәләр. Роза үстерә торган махсус совхозлар елына берничә килограмм гына роза мае җитештерә ала. Галимнәр, бер литр хуш исле май ясау өчен, бер тамчы роза мае җитә, диләр. Роза мае бик кыйммәт. Аның килограммы сумлап кына түгел, ә йөз мең сумлап билгеләнә.

Миләүшә чәчәге.Үзгәртү

Миләүшә күпьеллык түбән булмаган үсемлек булып тора, аның тамыры бик киң таралган. Миләүшә чәчәгенен яфраклары йөрәк формасын ала. Ялгыз чәчәк булса да, иң төрле төсләрдә очрый. Фиалканың җимешләре бик күп орлыклы, салынган кызыклы тартмалар рәвешендә тәкъдим ителгән. Бу үсемлекләрнең тамырлары юка һәм аз ботаклы. Бу үсемлекләр чәчәге март уртасында ата башлый һәм май аенда тәмамлый. Ул августта җимеш бирә.

Миләүшәне паркларда, урманнарда, куаклар арасында һәм агачлар янында күрергә мөмкин. Бу үсемлек бөтен Россия буенча очрый. Декоратив фиалкалар бик теләп палисадникларда һәм клумбаларда чәчәк ата.

Миләүшә чәчәге-ул әкияти матур чәчәк, алар узләренең төрле төсмерләре һәм формалары белән сокландыралар. Селекция ярдәмендә төрле сортлар- кечкенәдән зурга кадәр чыгарылды. Әлеге күркәм үсемлекнең чәчәкләрендә антоциан гликозиды һәм эфир мае бар, шуның хисабына ул экземнан, лишайдан, крапивница һәм ярыклар авыруларыннан дәвалаучы булып тора. Чәчәк согы еш кына ОСП һәм көчле ютәл авырулардан терелтү өчен кулланыла.

Ләлә чәчәге(Тульпан).Үзгәртү

Апрель ае җиттеме, Истанбул урамнары лалә чәчәкләренә күмелә. Аллеялар, парклар, газоннар, бакчалар сары, кызыл, ал, ак, шәмәхә һәм тагын әллә нинди төсләрдәге ләлаләр белән бизәлә. Түтәлләр төрле форма рәвешендә эшләнгәннән, ак лаләле ярымай, кызыл ләләле йолдыз, төрле төсләрдәге диңгез дулкыны шәкелләре тирә-юньгә аеры бер ямь өсти. Урамнарда лаләләр күренә башладымы, белеп тор: яз җиткән! Тиздән “Лалә фестивале” башланачак. Әйе, әйе, ялгыш укымадыгыз... лалә фестивале... Төрекләр өчен бу чараның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Лалә – төрки халыклар мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Әле хуннар чорында ук кайбер савытларга, бизәнү әйберләренә лалә чәчәкләре төшерелгәне билгеле. Безнең эрага кадәр V нче һәм VI гасырларда беренче Пазырык курганында табылган ат ияренә лалә мотивлары ясалган булган. Уйгыр халкының борынгы тарихын тикшерүчеләр каберләрдә табылган ефәк кисәкләрендә лалә орнаментлары булганын күрәләр. Галимнәр фикеренчә, лаләнең ана ватаны -Урта Азия туфраклары, төгәлрәк әйтсәк, Казахстан. Лалә суганнары төрки халыкларның күчеше чорында Хәзәр диңгезенең көньягы буйлап Иран аша Анадолуга барып җитә. Биредә ул кыргый чәчәк булып тау битләрен, тугайларны бизи. Халык гади дә, купшы да булган бу нәфис чәчәкне бик ярата. Аның белән бәйле риваятьләр барлыкка килә, легендалар, шигырьләр, җырлар языла. Бигрәк тә төрекләрнең декоратив-гамәли сәнгать төрендә лалә бизәкләрен еш очратырга мөмкин. Зәркән һәм чүлмәкче һөнәрчеләре өчен дә илһам чыганагы булган ул. Шулай ук чигү үрнәкләрендә, фарвор бизәүдә, рәсем сәнгатендә, такта эшчелегендә дә чагыла. Бигрәк тә келәм туку осталарының яраткан мотивына әйләнә.

Лалә культын бары тик Анадолу төрекләренә генә хас дип әйтү, дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде. Ул бөтен төрки халыклар сәнгатендә киң урын били. Төрки халыклар элек-электән чәчәк, бигрәк тә лалә мотивына мөкиббән булган. Моны төрле ышану һәм йолалар белән дә аңлатып була. Иран Сәлҗүкләре һәм Бөек Сәлҗүкләр дәүләтләре чорындагы халык сәнгатендә лалә мотивларының киң таралыш алганы билгеле. Төрекләр 1453 елда Константинопольне яулап алгач, Фатих солтан Мәхмәт(1432-1481) шәһәрне төзекләндергәндә иркен бакчалар, зур парклар ясатуга әһәмият бирә һәм аларны лалә чәчәкләре белән бизәтә. Үзе дә бакчачы булган солтан бу үсемлекнең гади купшылыган үз итә. Лалә аның иң яраткан чәчәге була. Фатих солтан Мәхмәт лалә утырту чорында шәһәр бакчаларында түтәлләрне бизәү эшендә актив катнаша, суганнарны үз куллары белән утырта. Бакча эше белән шөгыльләнүдән ул әйтеп бетергесез тәм таба. Госманлы империясенең 10 нчы падишаһы Кануни Сөләйман да (1495-1566) лаләләргә мөкиббән зат буларак беленә. Ул яңадан-яңа лалә сортлары булдыруга зур игътибар бирә. Госманлы империясенең бер дәверендә исә лалә суганнарын читкә чыгару яки чит илләргә сату катгый тыела.

Лалә дәвере

1700 нче елларның башында Төркиядә дә, Голландиядәге кебек, лалә шашкынлыгы булып ала. Шәһәрнең урам чатлары, бакчалар, парклар лалә чәчәкләренә бөренә. Аерым хуҗалыклар исә лаләләренең төре һәм күплеге буенча бер-берсе белән ярыша. Ул елларда Госманлы империясендә лалә сортларын төрләндерү модага керә, гибридизация нигезендә чәчәкләренең төре 2 меңнән артып китә. Падишаһлар сарае һәм җәмгыятьнең югары катламында лалә үстерү хирыслыгы да артканнан-арта бара. "Маһмуб" дигән сортның бер данә суганы 500 алтынга сатыла. Бәяләрне тезгенләү өчен дәүләт махсус фәрман чыгарырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта җәмгыятьтә Ауропа мәдәниятенә кызыгу күзәтелә. Ул сәнгатьтә, бигрәк тә архитектурада сизелә. Аристократлар рәхәт, зиннәтле тормышта яшәп, күңел ачу турында гына уйлый башлыйлар. Гади халык мәнфәгатьләре арткы планга кала. Бу исә билгеле төркемнәрнең баш күтәрүләренә сәбәп була. Нәтиҗәдә, 1718-1730 еллар төрек халкы тарихына "Лалә дәвере" булып кереп кала. Бу дәвердә Ауропаны үрнәк алып, Госманлы империясендә беренче тапкыр реформлар үткәрелә. Кәгазь һәм тукыма фабрикалары да бу чорда төзелә. Ауропа илләренә беренче илчеләр дә нәкъ менә "Лалә дәвере"ндә җибәрелә. Хәтта җил чәчәге чиренең вакцинациясе да беренче тапкыр шушы чорда ясала башлый. Бу чор, Госманлы империясенең сәнгать тармагында күтәрелеш еллары булса, дәүләт буларак, иътисади һәм сәяси өлкәләрдә артта кала башлауның башлангыч дәвере буларак бәяләнә. Кыскасы, ашап-эчеп, күңел ачудан арыга китә алмаган дәүләтнең торгынлык елларына нәфис бер чәчәкнең исеме бирелүе, төрек халкының лаләләргә мөкиббән булуын аңлата. Гомумән, лалә чәчәкләре дөньяга Госманлы империясе чорында таныла, тарала. Госманлы халкы нигә бу чаклы үз иткән соң лаләләрне? Моның үзенә күрә кызыклы сәбәпләре бар. Гарәп хәрефләре белән язылган "лалә( ﻻ ﻟﻪ )" сүзе "Аллаһ( ﷲ )" кәлимәсендәге бөтен хәрефләрне үз эченә ала. "Лалә" гарәп хәрефләре белән язылып, киредән укылганда ( ل ﻫﻼ ) "Һилял" ягъни ярымай сүзе килеп чыга. Ай - Госманлы дәүләтенең эмблемасы. Ислам динендә "Әбҗәд" ысулына күрә, һәр хәрефнең үз саны бар. "Аллаһ" белән "Лалә" сүзләренең бер үк саннарга туры килүләрен әдипләр һәм фикер ияләре хикмәтле очрак дип бәяләгәннәр. Менә шунлыктан, лаләне купшы, нәфис, матур дип кенә түгел, изге чәчәк итеп тә кабул иткәннәр.

Лалә - Төркия дәүләтенең рәсми эмблемасы

XII гасырда лалә чәчәкләренең Идел буенда да үсүе билгеле. Татар халык сәнгатенең һәр төрендә лалә мотивлары чагылуын яшереп булмый. Лалә чәчәгенең орнаментта ешрак һәм бигрәк тә яратып кулланылганын, чынбарлыкка якынрак итеп сурәтләнгәнен тоемларга була. Ул, күпчелек чәчәкләр кебек, профильдән һәм ачылган килеш алгы ягыннан сурәтләнгән. Шулай да, соңгы дәвердә төрки халыкларның күбесе лалә мотивларыннан читләшә башлады кебек. Ә менә Анадолу төрекләре исә киресенчә, лалә культын кире кайтарырга, тарихи кыйммәтләрен барлап, кабаттан тергезергә телиләр. Яңадан тирә-юньнәрен лалә чәчәкләренә төреп, рухи дөньяларын алар аркылы аңлатырга тырышалар.

Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгының инициативасы белән 2000 елда лалә чәчәге рәсеме рәсми буларак дәүләт символына әйләнде. Шәһәр урамнарын, бакча-паркларны, аллеяларны лаләләр белән бизәү гадәткә керде. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, халык та бакчаларына төрле сорттагы лалә суганнары утырта башлады. Бакчасы булмаганнар балконнарындагы гөл кисмәкләрендә лалә чәчәкләре үстереп, әйләнә-тирәгә гүзәллек тарата.

Лаләнең чын исеме фарсча "тюрбан" (хатын-кызларның чәчәк сыман баш киеме)мәгънәсенә туры килә торган "tulipa" сүзеннән алынган. Төрки халыклар һәм таҗикләр аңа "лалә" яки "лола" дип йөргән. Ауропада да XVI гасырда бу чәчәкләрнең баштарак "лола" дип аталганы мәгълүм.

Быел Истанбулда 7 нче тапкыр лалә фестивале узады. Ул "Иң гүзәл лаләләр Истанбулда үсә", "Истанбул лаләләренә кавышты" дигән шигарьләр астында тәүге тапкыр 2005 елда үткәрелә башлаган иде. Узган ел Истанбул туфракларына 112 төр 11 миллион 500 мең данә лалә суганы утыртылды. Шәһәрнең иң зур паркларында бу чәчәкләрнең бөтенесен тамаша кыларга, чиксез матурлык белән күзләрне иркәләп, җанга рәхәтлек алырга мөмкин. Чара кысаларында рәсем, фотосурәт, сын күргәзмәләре, төрле бәйгеләр, җырлы-биюле кичәләр үткәрелә, лалә мотивлы сувенирлар сату оештырыла.

Акчәчәк.Үзгәртү

“РОМАШКА” СҮЗЕ НИ ДИГӘННЕ АҢЛАТА?Үзгәртү

Йолдыз төшкән урында ромашка чәчәк ата, ди. Бу чәчәкнең исеме тарихы «romana» дигән латин сүзенә барып тоташа, ул “римлы” буларак тәрҗемә ителә. Борынгы медицина китапларында да ромашка “Романовлар чәчәге” буларак искә алынган. Мисырда кояш алласы — Рага багышланган булган.

Бүгенге көндә аның мәгънәсе “ак чәчәк”кә кайтып кала. Элек чәчәкнең таҗын йолкып бакмаганнар икән. Борчулы уе, тынгысыз көннәрендә, гадәттә, кыз балалар, кичкырын кырдан ромашка чәчәге өзеп кайта торган булганнар. Иртәнгә чәчәк ничек бар шулай булса — күңелеңә тынычлык иңәр, киләсе ел быелгысыннан да уңышлырак булыр дип юралган. Таҗлары кипкән булса — авырлыклар көт, ә сулган булса… әйтергә дә куркыныч… тормышыңның асты-өскә әйләнәсен көт тә тор! Баксаң, ромашка бик чыдам чәчәк, ул бер төндә генә сулмый, ә юрау борчулы кешне тынычландыру өчен уйлап табылган икән. Бу мисырлылар бигрк хәйләкәр халык, име?

Акчәчәк РӘСӘЙДӘГЕ ТОРМЫШЫҮзгәртү

Ничек кенә булмасын, ромашканы иң күп яратучылар – рәсәйлеләрдер. Биредә төрле халык вәкилләре ромашка чәчәге белән мең дә бер юрау уйлап тапкан.

Иван Купалага каршы төндә кызлар тәкыяләр үргәннәр. Багу вакыты җиткәч ул тәкыяләрне елга буйлап агызып җибәргәннәр, янган учакка ыргытканнар. Кемнең тәкыясе беренче янып беткән, шул беренче кияүгә чыгачак булып саналган. Елгада агызганда юраулар тагын да күптөрлерәк: батса — сөйгән ярың алдар, сүтелсә — быел ук кияүгә алмаслар әле, теге як ярга әйбәт кенә йөзеп чыкса — туйга әзерләнә башласаң да була.

“Ярата-яратмый” белән багу иң киң таралган багуларның берсе. Кайсыгыз шулай бәхетен сынап карамый калды микән, кызлар? Бер чәчәктә ничә таҗ булуы бер Ходайга гына билгеле, шуңа һәркем ромашкадан уңай, бәхетле җавап көтә.

Тик моңардан гына сезнең язмышыгыз хәл ителмәсен аңлыйсыздыр инде. Сез теләгән җавап чыкмаса да борчуга кала күрмәгез диюем. Бер дә булмаса, ромашкадан тынычландыручы тәмле чәй кайнатып эчегез.

Дәвалау.Үзгәртү

Дару буларак, ромашканың чәчәкләрен дезинфекцияләү, тир кудыру өчен файдаланалар, төнәтмәсен ашказаны-эчәк авыруларыннан, аллергиядән эчәләр.

Ашказаны-эчәк авыруларын, бавыр һәм үт суы юллары авыруларын дәвалау өчен, 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы чәчәкләр исәбеннән төнәтмә әзерлиләр, сөзгәч, суытып, көнгә 3—4 тапкыр 1—2 аш кашыгыннан алып 1/3 стаканга кадәр эчәләр. Менструация килми торганда ромашка чәчәкләреннән, бөтнек яфракларыннан һәм валериан тамырыннан әзерләнгән төнәтмә эчәргә кушалар. 1 аш кашыгы әлеге җыелманы 1 стакан кайнап торган суда пешерәләр. Кайнар килеш көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

Халык медицинасында ромашка төнәтмәсен еш кына авыртуны басучы һәм тынычландыручы чара буларак кулланалар. Авыз эченең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, ангиналар вакытында чайкау өчен дә кулланалар. Бу очракларда төнәтмә 1 стакан суга 20 г чәчәк һәм 4 г 6ор кислотасы кушып ясала. Күз кабаклары ялкынсынганда ромашка төнәтмәсе белән иртән һәм кичен күзне юалар. Тимрәү, җәрәхәт, тирән яра булганда, рентген нурлары белән нурланганда ромашка  төнәтмәсеннән ванна ясыйлар, бәйләвеч куялар. Бәрелгән-сугылганда, ревматизм һәм подагра нәтиҗәсендә буыннар авыртканда ромашка белән кайнар компресс куялар. Моның өчен 2—3 аш кашыгы чәчәкләрне боткасыман масса барлыкка килгәнчегә кадәр пешерәләр, аны кайнар килеш чиста тукымага салалар да авырткан урынга каплыйлар.1,5 л суга 4 аш кашыгы ромашка чәчәге исәбеннән әзерләнгән кайнатма белән чәчләрне дә юарга мөмкин.

Сирень чәчәге.Үзгәртү

Өйалды бакчасында үскән сирень - канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерәләр. Дөрес, балачакта өйалдында канәфер куаклары үсми иде әле. Алар канәфер чәчәкләрен, Разыя ападан рөхсәт сорап, аның бакчасыннан бергә өзәләр иде. Әмма бүген аның үзәген шул исемдәге җыр сүзләре өзә.

Гади Сирень-Маслиновлар гаиләсенең популяр бакчасы. Беренче тапкыр Европага XVI гасырда кертелә һәм бик сирәк күренеш була. Әмма инде берничә дистә елдан соң Үсемлек бик популяр булды. Сирень һәр җирдә аның сокландыргыч исе белән һәм яшеллеге ярдәмендә аерылган.

Сирень-биеклеккә 3-8 метрга кадәр җитәргә мөмкин булган куаклык. Гади, 3-11 сантиметр озынлыктагы һәм 2-9 сантиметр киңлектәге, 3 сантиметр озынлыктагы түбә астына таба атылган яфраклар. Яфраклар кыш буе көньяк һәм хәтта урта киңлектә дә кар астында кала. Төркемнәр: Чәчәкләр