Ярым чүл, яки чүл даласы - урта географик пояста дала һәм чүл, тропик пояста саванна һәм чүл арасындагы ландшафт төре. Аңа туфрак, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының тиешле дәрәҗәдә катнашмасы хас. Ярымчүлләр урманнар булмау, үзенчәлекле үсемлекләр һәм туфрак япмасы белән характерлана. Ярымчүлләр сусыз климатлар һәм Антарктидадан башка барлык материкларда таралган. Аларның уртак сыйфаты: озын һәм эссе җылы чор (уртача температура 20-25°С, ә тропикларда 30°С), парга әйләнү атмосфера явым — төшемнәреннән 3-6 тапкырга күбрәк (елына 100—300 мм), җир өсте сулары агышы зәгыйфь, гидрографик челтәр начар үсеш алган, ә елгалар кибә торган. Үсемлекләр катламы йомык түгел. Уртача климатта ярымчүлләр Евразиянең көнбатышыннан көнчыгышына таба Кара диңгез яны түбәнлегеннән Кытайның көнчыгыш чигенә кадәр тоташ буй булып урнашкан. Субтропикларда ярымчүлләр плато ярларында, тигезлек һәм калкулыкларда киң таралган (Анатолия яссытаулыгы, Әрмән таулыгы, Иран таулыгы, Карру, Флиндерс, Андлар тау итәге, Кыялы таулар үзәне һ.б.). Тропикларда ярымчүлләр бигрәк тә Африкада зур урыннар биләп тора: Сахарадан көньякта чүлгә әйләнгән саванна ландшафтлары хас булган Сахель зонасы урнашкан.

Ярымчүл
Ярымчүлләр
Карру ярымчүле, Көньяк Африка Республикасы
Зур Богдо тавы, Каспий буе түбәнлеге, Россия

Ярымчүл туфраклары

үзгәртү

Коры һәм ярымкоры климатларда атмосфера явым-төшемнәре аз, тозлар туфракта тоткарлана, шунлыктан анда барлыкка килгән туфраклар тозларга бай. Туфракның актив формалашуы елгалардан яки җир асты суларыннан өстәмә дым алган урыннарда гына мөмкин. Атмосфера явым-төшемнәре белән чагыштырганда, җир асты һәм елга сулары анда тозлырак. Югары температура аркасында парга әйләнү югары, аның барышында туфрак кибә, ә суда эрегән тозлар кристаллаша.

Тозларның күп булы туфракның селтәле реакциясен китереп чыгара, үсемлекләргә аңа яраклашырга туры килә. Күпчелек культуралы үсемлекләр мондый шартларга түзә алмый. Натрий тозлары аеруча зарарлы, чөнки натрий туфракның бөртекле структурасы барлыкка килүенә комачаулый. Нәтиҗәдә, туфрак тыгыз структурасыз массага әверелә. Моннан тыш, туфрактагы натрийның артуы үсемлекләрнең физиологик процессларына һәм туклануына комачаулый.

Үсемлекләр

үзгәртү

Ярымчүлнең гаять сирәкләнгән үсемлекләр япмасы еш кына күпьеллык ксерофитлы үләннәр, кәс ясаучы кыяклылар, тозлаклар һәм әремнәр һәм шулай ук эфемерлар һәм эфемероидлардан торган мозаика рәвешендә була. Америкага суккулентлар, нигездә кактуслар хас. Африка һәм Австралиядә ксерофит куаклары һәм сирәк үскән агачлар (акация, дум-пальма, баобаб һәм башкалар) — гадәти күренеш. Ярымчүлләрдә игенчелек ясалма сугару шартларында гамәлгә куелырга мөмкин. Кояш яктылыгының күплеге аркасында монда кыйммәтле техник культуралар, бигрәк тә мамык үстерелә. Ярымчүл үсемлекләре терлек көтүләре өчен кулланыла.

Хайваннар дөньясы

үзгәртү

Ярымчүл хайваннары арасында бигрәк тә куяннар, кимерүчеләр (йомраннар, сурикатлар, кушаяклар, комлык тычканнары, кыр тычканнары, әрләннәр) һәм сөйрәлүчеләр; тояклылардан — антилопалар, арасыз кәҗә, муфлон, кулан һәм башкалар күп санда. Вак ерткычлардан бөтен җирдә шакал, буй-буй гиена, каракал, дала мәчесе, фенек һәм башкалар таралган. Кошлар шактый төрле. Бөҗәкләр һәм үрмәкүчсыманнар (каракуртлар, чаяннар, фалангалар) күп.

Халыкның шөгыльләре

үзгәртү

Халыкның традицион шөгыле — көтүлек терлекчелеге. Оазислы игенчелек сугарыла торган җирләрдә генә үсеш алган (сулыклар яннарында).

Ярымчүлләрне саклау

үзгәртү

Дөнья ярымчүлләренең табигый ландшафтын саклау һәм өйрәнү өчен берничә милли парк һәм тыюлык булдырылган, шул исәптән Устюрт тыюлыгы, Тигр балкасы, Арал-Пәйгамбәр, Алешков комнары.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү