Сахра (гарәп. الصحراء‎) — Җирдәге иң зур чүл, Төньяк Африкада урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка якынча 4800 кмга һәм төньяктан көньякка 800 кмдан 1200 кмга кадәр сузылган. Мәйданы якынча 9 млн км² (Африка мәйданының 30%). Көнбатышта Сахра Атлантик океан сулары белән юыла, төньякта Атлас таулары белән чикләнгән, көнчыгышта Кызыл диңгез ярларына кадәр барып җитә, Сахрадан көньякта Сәхил зонасы (Сахра белән Судан саваннасы арасындагы арадаш зона) ята.

Сахра чүленең иярченнән күренеше

Сахара өлешчә берничә илнең биләмәләрен үз эченә ала: АлжирМисырКөнбатыш СахараЛивия, МавританияМалиМароккоНигерСуданТунис һәм Чад.

Сахраның зур киңлекләрендә кешеләр яшәми; утрак тормыш оазислар һәм Нил һәм Нигер елгалары үзәнлекләре белән чикләнә.

Сахра составында берничә төбәкне аерып торалар: Тенере, Олы Көнбатыш Эрг, Оло Көнчыгыш Эрг, Танезруфт, Хамада-әл-Хамра, Эрг-Игиди, Эрг-Шеш, Гарәп, Алжир, Ливия, Нубия, Талак чүлләре.